ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2025 ел
сишәмбе

22.09.2025 елдан 03.10.2025 елга кадәр Татарстан Республикасының Саба һәм Теләче районнарында яшәүчеләрнең грипп һәм ОРВИ профилактикасы мәсьәләләре буенча сорауларына Татарстан Республикасы буенча Россия Кулланучылар күзәтчелеге идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарындагы территориаль бүлеге белгечләре 884(362) 2-39-40 телефоны буенча җавап бирәчәк.

Татарстан Республикасы  Социаль фонды  бүлеге тарафыннан 2025 ел башыннан республиканың 30 меңнән артык медицина хезмәткәренә махсус социаль түләү билгеләнгән

2025 ел башыннан Татарстан Республикасында 4 меңнән артык гаилә балаларның укуы өчен ана капиталы акчалары белән түләде

"Саба-Арена" спорт мәктәбендә контроль нормативлар тапшыру дәвам итә. Шахмат бүлеге, тренерлар Мухаметова Сирина Раилевна һәм Кәримова Равия Рәфгалиевна.
Барлык спортчыларны да КПНны уңышлы тапшыруы белән котлыйбыз!
Алга таба да нәтиҗәне яхшырту өстендә эшлибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

22
сентябрь, 2025 ел
дүшәмбе

Көз көне табигать үзенчә матур. Аеруча бу матурлыкны урманга баргач күрергә була. 

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Сатыш авыл җирлеге торак пунктлары территориясендә җирле әһәмияттәге автомобиль юллары ремонтланды. Эшләрне гражданнарның үзара салымы хисабына «Рамазан» ҖЧҖ подряд оешмасы башкарды. "Рамазан"ҖЧҖ хезмәткәрләренә сыйфатлы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Бигәнәй мәдәният йорты территориясендә  китапханә белән берлектә тынычлык көненә багышланган «һәрвакыт тынычлык булсын! " дигән асфальтта  рәсем конкурсы үткәрелде". 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

20 сентябрь көнне Сатыш авылы китапханәсендә Ожегов Сергей Ивановичка багышланган мәгълүмати чара үтте. Әлеге чара дәвамында аның төп эшчәнлеге һәм рус теле үсешенә керткән өлеше турында сөйләшү булды. Китапханәче аның тормыш юлы турында бәян итте. Чарада катнашучылар Ожегов Сергей Ивановичка һәм аның эшчәнлегенә бәйле кызыклы фактлар белән таныштылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Иске Икшермә авыл җирлеге Советының 5 нче чакырылыш депутатларының 1 нче утырышы

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

Казанчы- Бигәнәй авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Көз — мавыктыргыч вакыт»дип исемләнгән танып-белү сәгате әзерләде. Китапханәче балаларга көзге айлар, елның бу чорына хас билгеләр турында сөйләде. Ул шулай ук аларны көзнең матурлыгын һәм серлелеген чагылдырган мәкальләр, әйтемнәр, шигырьләр һәм табышмаклар белән таныштырды. Китапханәче көзнең төрлечә булуын искәртте: «Алтын» көз — якты һәм мул уңыш бирә, «соң» көз — салкын яңгыр, зәңгәр күк йөзе, коела торган яфраклар һәм иртәнге салкынлык белән.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International