19 сентябрь көнне Иске Икшермә авыл җирлегенең административ бинасында бишенче чакырылыш депутатларның беренче утырышы булды. Көн тәртибенә түбәндәге сораулар куелды:
1. Иске Икшермә авыл җирлеге Советына депутатлар сайлауда тавыш бирү йомгаклары турында.
2. Иске Икшермә авыл җирлеге башлыгын сайлау.
3. Иске Икшермә авыл җирлеге башлыгы урынбасарын сайлау.
4. Иске Икшермә авыл җирлегеннән Саба муниципаль районы Советына вәкил сайлау.
5.Иске Икшермә авыл җирлегенең даими комиссияләре турында.
Депутатларга тавыш бирү нәтиҗәләре белән Башкарма комитет секретаре Хидиятуллина Рамзия Ризвановна таныштырды. Аннары яшерен тавыш бирү юлы белән җирлек башлыгын сайладылар. О Соңыннан бюджетлар, салымнар, финанслар буенча даими комиссияләр һәм экология һәм җирдән файдалану буенча комиссияләр төзелде