Көз көне табигать үзенчә матур. Аеруча бу матурлыкны урманга баргач күрергә була. Агач яфраклары, әйтерсең җәй буена кояшта кызынып, көзгә таба алтын төсенә кергәннәр. Шушы матурлыкны Иләбәр “Умырзая” балалар бакчасына йөрүче балалар күзәтү, эшчәнлекләрдән соң бергәләп ял итү өчен көзге табигатькә экскурсиягә каенлыкка бардылар. Матур яфраклар җыеп, уеннар уйнап рәхәтләнеп ял иттеләр. Көзге гүзәллекне, туган якның матурлыгын балаларның күңелләренә сеңдерү, балаларны табигать белән кызыксынучанлыкларын арттыру максатыннан оештырылган экскурсия барсына да ошагандыр.