ЯҢАЛЫКЛАР


22
сентябрь, 2025 ел
дүшәмбе

2025 елның 20 сентябрендә Башкортстан Республикасында Эндуро blue Water 2.0 2025 узышы узды.
"Арташ Эндуро" командасы югары нәтиҗәләр күрсәтте.
"Көмеш " Классы
1 урын-Сәләхиев Рафис
"Тимер " Классы
1 урын-Гариов Булат
"Ветераннар»Классы
1 урын-Агләмҗанов Алмаз

Тэги: Арташ авыл җирлеге

Игътибар! 24.09.2025елда 10:00сәг. Саба муниципаль районы Советының утырышы (сессиясе) планлаштырылган. Чакырылганнарның исемлеге һәм көн тәртибе кушымтада бирелә.

19 сентябрь көнне Югары Симет мәдәният йортында Түбән Симет авыл клубы һәм "Ак калфак" китапханәсе белән берлектә "Татарстанда җәй" проекты кысаларында «Алмалы кич» дигән кичке утырыш үткәрелде.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

Тимершык урта мәктәбендә Бөтендөнья беренче ярдәм күрсәтү көненә багышланган беренче ярдәм дәресе үтте. «Беренче ярдәм " бөтенроссия проекты беренчеләр хәрәкәтен тормышка ашыра.

Дәрес барышында 6 Б сыйныф укучылары беренче ярдәмне ничек дөрес күрсәтергә, йөрәк-үпкә реанимациясенә ничек дөрес керешергә һәм зыян күрүчене аңында ничек дөрес билгеләргә икәнен белделәр, һәм гади гамәлләрнең кешенең сәламәтлеген, ә кайчакта гомерен дә саклап кала алуы турында кызыклы мәгълүматлар да күп әле!

Авылыбыз фельдшеры Галимҗанова А.М. укучылар өчен файдалы мастер-класс үткәрде. Аңа зур рәхмәт!

Балалар барысы да канәгать калдылар һәм үзләре өчен бик күп яңалыклар белделәр.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Тимершык урта мәктәбендә куркынычсызлык айлыгы кысаларында полиция участок уполномоченные Гатин Марат Мөрсәлим улы белән очрашу оештырылды. Мәктәп укучылары мәктәптә һәм өйдә, юлларда һәм транспортта үтәлергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләре, гадәттән тыш хәлләр, шул исәптән кешеләр күпләп була торган урыннарда, һәм шулай ук мәктәптә янгын куркынычы һәм янаулар вакытында адекват гамәлләр белән таныштылар. Укучыларга җәмәгать тәртибен саклау буенча төп кагыйдәләр җиткерелде.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы М.С. Нәгыймова Кильдебәк урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары белән «Терроризмга һәм экстремизмга - ЮК!» дигән темага әңгәмә үткәрде. 

Тэги: Мәгариф идарәсе

«Саба»ҖЧҖнең Мичән бригадасында силоска кукуруз хәзерләү бара. Хуҗалыкта бу сусыл азык терлекләр рационында иң зур өлеш алып тора. Кукурузны кырлардан  механизаторларыбыз югалтуларсыз алу өчен көчләрен кызганмыйлар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Саба районы мәктәпләре арасында көзге кросс ярышында Югары Симет урта мәктәбе укучылары уңышлы чыгыш ясадылар. Барлыгы 8 укучы катнашып 3 се призлы урыннарга лаек булдылар. Барлык мәктәпләр арасында 3 урынны алдылар. Укучыларга һәм аларны әзерләгән укытучылары Саубанов Айгиз Рафисовичка алга таба да зур уңышлар теләп калабыз.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

21
сентябрь, 2025 ел
якшәмбе

Сабада узучы Кабак бәйрәмендә номинацияләр арасында “Иң зур кабак” номинациясе дә игътибарны җәлеп итә. Иң зур кабак иясе – Үзәкләштерелгән бухгалтерия бухгалтеры Гөлия Саматова гаиләсе булып чыкты. Алар бакчасында үскән кабак 146,7 кг. тәшкил итте. Шул ук гаилә үстергән икенче кабак исә 108 килограммлы иде һәм Финанс – бюджет палатасының күргәзмәсендә район бюджетын тасвирлаучы экспонат булып торды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International