Тренер Нәбиуллин Илфат Нәҗип улы укучылары 2007 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында балаларны яклау көненә багышлап үткәрелгән «Көрәш» буенча район ярышларында катнаштылар. Зиннатов Ильмир 30 кг авырлык категориясендә 2 урынны, Мингазов Бахтияр 40 кг авырлык категориясендә 3 урынны, 55 кг авырлык категориясендә Мубараков Самат 2 урынны һәм Сафин Булат 3 урынны, 35 кг авырлык категориясендә Зарипов Эмиль 4 урынны алдылар.
Финанс-бюджет палатасының бүлек башлыгы Гөлнара Заһидуллина 27-31 май көннәрендә муниципаль хезмәткәрләр өчен үтүче «Бухгалтерлык хисабы нигезләре» темасына квалификация күтәрү курсларын узды. Курс барышында кызыклы һәм актуаль темалар күтәрелде. Республикада бухгалтерлык һәм бюджет үтәлеше системалары арасындагы хезмәттәшлекнең функциональ мөмкинлекләре, бюджет хисапларын төзү һәм тапшыру тәртибе өйрәнелде. Бюджет учреждениесендә һәм коммерция оешмаларында бухгалтерлык хисабын алып баруның охшашлыклары һәм принципиаль аермалары, профессиональ бухгалтер этикасы һәм башка бик күп кызыклы темалар каралды, өйрәнелде. Һәр квалификация күтәрү курсы кебек үк, әлеге биш көнлек курслар да йомгаклау тесты белән тәмамланды.
31 нче май көнне, "Яшьлек" яшьләр үзәге, Шәмәрдән "Үсеш" лицее белән белән берлектә, балаларны яклау көне уңаеннан, күңелле стартлар оештырды.
31 май көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында , бөтендөнья тәмәкегә каршы көн уңаеннан,социаль хезмәтләр алучылар «Тәмәке тартуның зыяны» темасына лекция тыңладылар. Лекция, тыңлаучылар өчен бик кызыклы булды.
28 май көнне «Сабантуй» мәдәни – спорт комплексында биатлон буенча 2023/2024 елгы сезонга йомгак ясалды.
Хөрмәтле эшмәкәрләр, үзмәшгуль гражданнар!
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» фдбудан:
2024 елның 31 май 18.00 сәгатьтән 1 июнь 06.00 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.
31 май кичендә, 1 июнь төнендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән 15-18 м/с кыска вакытлы җил көчәю белән яшен көтелә.
Вейплар сезнең тормышыгызга куркыныч тудыра!