Терроризм акты турында ялган хәбәр өчен җинаять җаваплылыгы РФ ҖК 207 маддәсендә каралган һәм җинаять эшләгән вакытта 14 яшькә җиткән кешеләр җаваплылыкка тартыла
Соңгы вакытта пилотсыз һава суднолары (пилотсыз очкычлар яки дроннар) хуҗалары тарафыннан Россия Федерациясе Һава киңлеген куллану тәртибен бозу очраклары санының шактый артуы билгеләнә.
Олы Кибәче урта мәктәбе укучылары мәктәп яны участогында хезмәт практикасы узалар. Алар түтәлләргә су сибәләр, чүпләрен утыйлар, мәктәп яны территориясен җыештыралар.
Юлбат авыл җирлегенә караган торак пунктларда халыктан җыйналган үзара салым хисабына авыл юлларын ремонтлау эшләре башланды. Җаваплылыгы чикләнгән “Рамазан” җәмгыяте Йосыф-Алан авылында 84 м. юл ремонтлады.
"Саба" ҖЧҖ нең Кибәче бригадасында районның авыл хуҗалыгы оешмалары белән Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Миңнеханов һәм Саба авыл хуҗалыгы, азык-төлек идарәсе начальнигы Г.Ш. Хәсәншин катнашында семинар-киңәшмә булды.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә көн саен социаль хезмәт алучылар белән ял сәгатьләрендә куңелле чаралар үткәреп бара.
2021 елдан Татарстан Республикасында «Демография» милли проектының «мәшгульлеккә ярдәм» федераль проекты кысаларында гражданнарның аерым категорияләренә һөнәри белем бирүне һәм өстәмә һөнәри белем бирүне оештыру программасы гамәлгә ашырыла (алга таба – Программа). Программа Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан хезмәт базарында киеренкелекне киметү мәсьәләсен хәл итү максатыннан инициатива белән чыгарыла.
10 июльдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә, "Җан җылысын бирик сезгә җырлар аша" дип аталган картлар йорты халкы өчен концерт оештырдылар. Концерт бер сулышта узды. Өлкәннәр йортында яшәүчеләр безне һәр тапкыр бик җылы, көчле алкышлар белән каршы алалар. Алар өчен без бик күп яңа җырлар һәм биюләр әзерләдек. Без инде яраткан тамашачыларыбызның шат йөзләрен күрергә шат идек.
Техник реабилитация чараларын сатып алырга мөмкинлек бирә торган электрон сертификат турында нәрсә белергә кирәк
2024 ел башыннан Социаль фондның Татарстан бүлекчәсе контакт–үзәге хезмәткәрләре 600 меңнән артык кешегә консультация бирде