2024 елның 21 июле 18.00 сәгатьтән 22 июль 18.00 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.
21 июль кичендә, 22 июль төнендә һәм иртәсендә Татарстан территориясендә урыны белән көчле яңгыр, секундына 15-20 метр тизлектә кыска вакытлы җил, явым-төшем, локаль боз, төнлә һәм иртән томан көтелә.
Казан шәһәрендә 15-20 м/с кыска вакытлы җил; төнлә һәм иртән томан.
Шәмәрдән балалар китапханәсендә «Илһам» клубы әгъзалары өчен «Уку зарарлы түгел, укымау зарарлы» китапханә бульвары үткәрелде.
Балалар китаплар дөньясына зур булмаган сәяхәт ясадылар, яңа балалар әдәбияты белән таныштылар. Аларны бигрәк тә Халыкара Монтессори-педагогика институты тәкъдим иткән «Как полюбить уборку?», «Как стать самостоятельными?» һәм «Как научиться вести диалог?» китаплары ошады.
Чарадан соң барысы да ошаган китапларны өйгә укырга алдылар
Олы Нырты ФАП мөдире Арикиева Рушания Сөләйман кызы балалар бакчасындагы балалар белән шифалы үләннәрнең файдасы турында әңгәмә үткәрде! Балаларга әңгәмә ошады, һәм рәхәтләнеп бөтнекле чәй эчтеләр.
Баш мие сәламәтлеген саклау өчен физик һәм акыл активлыгының югары дәрәҗәсен саклау, кан басымын күзәтү һәм вакытында диспансеризация һәм профилактик тикшерүләр узу мөһим.
19 июль көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат – йортында тәрбияче җитәкчелегендә «Уен терапиясе» уздырылды. Социаль хезмәтләр алучылар өстәл уены, шахмат уйнадылар. Өстәл уеннарын яратучыларның мондый очрашулары файда белән вакыт үткәрергә мөмкинлек бирә.
"Шытсу АХП "ҖЧҖ" Агроволга "халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында"Агроволга гүзәле" сөтчелек юнәлешендә эре мөгезле терлекләр үрчетү буенча III республика конкурсында сөт юнәлешендәге күрсәткечләр номинациясендә диплом белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация
1 августка кадәр Татарстан эш бирүчеләре хезмәтне саклау чыгымнарын компенсацияләүгә гариза бирә алалар
Ел башыннан Татарстанда 2 мең чамасы гаилә кредит учреждениеләрендә ана капиталы акчаларын торак шартларын яхшыртуга куллану турында гариза бирде