ЯҢАЛЫКЛАР


23
июль, 2024 ел
сишәмбе

Казанда  биатлон ярышлары буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Казанчы Бигәнәй  китапханәсе Мәдәният йорты  белән берлектә балалар өчен "Яшә чишмә" экологик  поход оештыралар. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

«Хезмәткә һәм оборонага әзер» яки ГТО — массакүләм спортны үстерүгә һәм милләтне сәламәтләндерүгә юнәлдерелгән программа. Ул яшькә, җенескә һәм физик мөмкинлекләргә бәйле нормативларны үтәүне күздә тота.

20 июль көнне Сатыш авыл китапханәсендә "Бу безнең җәй!» дип исемләнгән рәсем конкурсы булды. Балалар үзләренең рәсемнәрендә җәйге тәэсирләре белән уртаклаштылар.  Аннары барысы бергә иң яхшы эшне сайладылар. Чара тәмамлангач, конкурста катнашучыларның барысы да татлы призлар алды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында "Туфрак ул - зур байлык" дигән атнада балалар белән мәктәп яны тәжрибә участогына экскурсиягә бардык. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авыл китапханәсендә җәй көне балаларның үз-үзләрен куркынычлык тоту кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрелде.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

20 июль көнне Курсабаш авылында яшәүче Мансурова Зәкия Мөбарәкша кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шушы юбилей уңаеннан аңа Президент В.В. Путинның котлау открыткасы, район, авыл җирлеге исеменнән махсус әзерләнгән бүләкләр тапшырылды. Аңа киләчәктә дә кадер-хөрмәттә яшәвен теләп калабыз.

Зәкия Мөбарәкша кызы Мансурова 1934 елның 20 июлендә Саба районы, Курсабаш авылында күп балалы гаиләдә туа.

1948 елда колхозда эшли башлый, авыл басуында лобогрейка белән урак ура. 1950 елдан фермада сыер савучы булып эшли. Алар кулдан сыер савалар, җәй көне фермага 6 км ераклыкка лагерьга сыер саварга йөриләр.

1953 елда авылдан 3 кешене урман кисәргә вербовать итеп Себер урманына җибәрәләр. Алар арасында Зәкия Мөбарәкша кызы да була. Ул анда 6 ай эшли: чабата киеп урман егалар.

1955 елның 20 февралендә Курсабаш авыл егете Мансуров Нурислам Мансур улына кияүгә чыга. Алар Рахимкулов Мансур нигезендә яши башлыйлар. 1956 елда уллары – Мәгъсүм, 1959 елда кызлары – Фәридә туа.

Зәкия һәм Нурислам Мансуровлар бергә 50 елдан артык гомер итәләр.

Эшләү дәверендә Зәкия Мөбарәкша кызына каты салкын тия һәм 1979 елны ул каты чир белән авырып китә, аңа операция ясала. Хастаханәдән чыккач, аңа III төркем инвалидлык бирәләр. Шуның өчен 1981 елда ул авыл почтасына хат ташучы булып эшкә керә. Бу вазифада 2008 елга кадәр хезмәт итә. Сәламәтлеге начарлану сәбәпле Зәкия Мансурова II төркем инвалидлык ала.

Хәзерге көндә Зәкия Мөбарәкша кызы Мансуровлар нигезендә Фәридә кызы белән яши. Зәкия апаның 4 оныгы, 9 оныкчыгы бар.

Бүләкләре

Хезмәт ветераны (1986 елның 30 октябрендә «Ветеран труда» медале; 1998 елның 6 июле, таныклык номеры № 347023).

1975 елның 21 гыйнварында «Победитель социалистического соревнования 1974 года».

1986 елның 2 феврале «Ударник коммунистического труда».

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Түбән Утар авылы зиратында җыештыру эшләре башкарылды. Авыл халкы, кайткан кунаклар иртә таңнан зиратка эш кораллары белән җыелдылар. Элек киселгән агачларны, коелган яфракларны җыештыру кебек эшләр башкарылды. Курсабаш авыл җирлеге советы, шушы изге эшкә үз элешен керткән һәрбер кешегә рәхмәтен белдерә.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Сүлә авылы клубында “Без бер зур гаилә” исеме астында бәйрәм чарасы узды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Курсабаш авыл җирлегеннән булган Бәшәров Фәннүр Шәйдула улы , Мәскәү шәһәрендә узган ветераннар арасында үткәрелуче җиңел атлетика буенча Рәсәй Чемпионатында, 2 нче урынны яулады.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International