Казанда биатлон ярышлары буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды

2024 елның 23 июле, сишәмбе

12-14 июль көннәрендә  Казан шәһәренең Мирный бистәсендә  2010-2013 нче  елгы егетләр һәм кызлар арасында пневматик винтовкадан биатлон буенча Татарстан Республикасы беренчелеге  булып узды. Ярышларда Ульяновск өлкәсеннән, Казан, Яр  Чаллы шәһәрләреннән, Тукай районыннан һәм Байлар Сабасы бистәсеннән  килгән спортчылар катнашты.  Ярышларда спортчылар спринт дисциплинасы буенча ярыштылар. "Сабантуй" спорт мәктәбе командасын 5 спортчы  яклады (биатлон буенча тренер Д.М. Шакирҗанов).

2012-2013 елларда туган егетләр арасында Гайнуллин Инсаф көмеш  медаль яулады. Ул  1800м араны узып, яхшы нәтиҗә күрсәтте.

Яшь спортчыбызны җиңүе белән котлыйбыз, алга таба да сынатмавын теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International