Халыкара светофор көнендә, район балалар китапханәсендә укучылар өчен «Безнең Светофор дустыбыз»дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде.
Якташ язучыларның китапларына ихтыяҗ зур һәм алар һәрвакытта да кешеләрнең йөрәкләрендә җанлы урын таба. Районыбыз язучы-шагыйрьләренең исемнәрен популярлаштыру максатыннан 5 августта Югары Шытсу авыл китапханәсендә "Танылган якташ-язучылар"дигән танып-белү сәгате үткәрелде.
Кич утырулар-безгә нәселдән килгән халык традицияләренең берсе. Чарада катнашучылар кич белән Муллаяновлар капкасы төбенә күңелле аралашу өчен җыелдылар. Мондый очрашулар көндәлек тормышны төрлеләндерергә ярдәм итә. Чәй эчкәндә балачагыбызны рәхәтләнеп искә алдык, яшь чакта хезмәт көненнән соң утыруларга килүләребезне сөйләдек.
Иске Икшермә авыл китапханәчесе Тат.Икшермәнең «Кояшкай»балалар бакчасында Ш.Перроның «Кызыл калфак»әкиятен кычкырып укыды.
1-3 август көннәрендә Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсенең Е.л. Шафранов исемендәге "Аргамак" картодромында картинг буенча "Евгений Шафранов призы" Бөтенроссия ярышлары узды.
Сабабаш авылында Чәчәк ата торган бакча (ФАП)
6 августта Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Бигәнәй авылы кунаклары өчен «Тылсымлы кыңгырау» туристик маршруты буенча чираттагы экскурсия оештырды. Балалар һәм аларны озатып йөрүче өлкәннәр беренче эш итеп Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар, аннары урман хуҗалыгы мәдәният йортында урнашкан "Кыңгыраулар музеенда" булдылар. Милли камыр ризыклары белән татлы чәй, агач кашыкларга рәсем ясау буенча мастер класс, тылсымлы кыңгырау турындагы мультфильм карау туристларга ошады. Алар күргәннәреннән бик канәгать калдылар, бик күп кызыклы нәрсәләр ишеттеләр, бик яхшы вакыт үткәрделәр.
Хуҗалыкларда арпа, көзге бодай, арыш, борчак, тритикале, солы җыю дәвам итә.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация
5 август көнне Арташ авыл җирлегендә Саба муниципаль районы буенча Гостехнадзор җитәкчесе Ибрагимов Ильяс Накип улы тракторларга техосмотр үткәрде.