ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2024 ел
җомга

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация

               Бүген 06.09.2024 «Туган як» акциясе кысаларында интернатта Апас шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Сафина Луиза Рәфхәт кызы һәм социаль хезмәтләр алучы Ильдус Шәфигуллинның туганнары булды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен "Сәламәт Мин- сәламәт гаилә" темасына сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча чара үткәрделәр. 

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге Саба шәһәр җирлеге ОСЗ

Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә 06.09.2024 көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында «Экстремизмга-юк!» террорчылыкка каршы куркынычсызлык буенча өйрәнүләр үткәрелде. Укуда учреждение хезмәткәрләре дә, социаль хезмәт алучылар да катнашты.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Халыкара хәйрия көнендә "Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре, беренчеләрдән булып, игелек открыткалары ясадылар һәм аларны үтеп баручыларга өләшә башладылар.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге Саба шәһәр җирлеге ОСЗ

Олы Кибәче урта мәктәбендә, "Шәп очрашулар" дигән Бөтенроссия проекты кысаларында, авыл җирлеге башлыгы А.К.Сафин белән югары сыйныф укучылары очрашты.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

04 сентябрьдә Арташ авыл җирлегенең гражданнар җыены булды. Җыенда 2024 елның 8 нче сентяберендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауларын оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре буенча Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов чыгыш ясады. Халыктан тәкъдимнәр һәм теләкләр җыю өчен "Бердәм Россия" мобиль агитация бригадасы да килде.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

МСП Корпорациясе һәм Россия Икътисади үсеш министрлыгы МСП. РФ цифрлы платформасында «минем бизнес " үзәкләренең интерактив картасын эшләтеп җибәрде. Ул кулланучыларга якындагы үзәкне табарга һәм онлайн-консультациягә гариза бирергә ярдәм итәчәк.

Музейга экскурсия

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре, гражданнарның һәм кулланучыларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен алдау һәм товар сатканда ялгыш юлга этәрү фактларыннан яклау өчен, Саба муниципаль районындагы "Балкыш" тернәкләндерү үзәгендә әңгәмә үткәрделәр.

Тэги: ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International