Хокукый грамоталылыкны арттырабыз

2024 елның 6 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре, гражданнарның һәм кулланучыларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен алдау һәм товар сатканда ялгыш юлга этәрү фактларыннан яклау өчен, Саба муниципаль районындагы "Балкыш" тернәкләндерү үзәгендә әңгәмә үткәрделәр.

Әңгәмә барышында сыйфатсыз товарларны кире кайтару һәм алмаштыруга, срокларны бозуга кагылышлы мәсьәләләр каралды, шулай ук тыңлаучыларда яраклылык срогы чыккан товарларны сатып алганда, интернет аша сатып алынган товарларның кимчелекләре килеп чыкканда нишләргә, кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турындагы тәкъдимнәр аеруча кызыксыну уятты. Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча хокукый грамоталылыкны арттыру максатында күрсәтмә һәм мәгълүмат әсбаплары, белешмәләр, буклетлар бирелде, «кулланучылар хокукларын яклау турында»РФ Законы нигезендә үз хокукларыңны гамәлгә ашыру тәртибе аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International