Саф һавада спорт уеннары һәм күңел ачулар барысына да шатлык китерә һәм сәламәтлеккә бәяләп бетергесез файда китерә. 2025 елның 10 маенда Шәмәрдән модель һәм балалар китапханәсе Кырбаш авылы клубы белән берлектә саф һавада «Уен – сәламәтлеккә тугры апа» спорт уеннары үткәрде. Чара барышында барысы да күңелле һәм дустанә атмосферага чумдылар, кызыклы уеннар һәм күңелле эстафеталар уйнадылар. Программада катнашучылар уңай хис-кичерешләр һәм яхшы кәеф алдылар. Төрле хәрәкәтчән уеннар балаларны бик мавыктыра.
Елыш авылында яшәүче Сабиров Райеф үзенең шәхси биләмәсен Җиңү бәйрәме уңаеннан матур итеп бизәгән. Капка каршысы бөтен авылга матур ямь биреп тора.
10 май көнне Түбән Шытсу һәм Югары Шытсу авылларының зиратларында өмәләр булып узды. Чистарту эшендә авыл халкы актив катнашты.
Түбән Шытсу авыл җирлеге Уаз машинасы белән Байлар Сабасында булып узган Җиңү парадында катнашты.
Түбән Шытсу авылында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган митинг-концерт булып узды. Бәйрәм чарасында авыл халкы, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары катнашты. Район башлыгы исеменнән котлауны мәгариф идарәсе начальнигы Шакиров И.Ф. җиткерде.
Түбән Шытсу авыл җирлегендә тыл ветераннарын котлау башкарылды. Район башлыгы исеменнән котлау открыткаларын һәм бүләкләрне мәгариф идарәсе начальнигы Шакиров И.Ф. һәм җирлек башлыгы тапшырды. Җирлектә барлыгы алты тыл ветераны гомер кичерә.
Түбән Шытсу авыл җирлегендә "Георгий тасмасы" акциясе булып узды. Мәктәп укучылар ярдәме белән лента вафат булган ветераннарыбызың каберләренә эленде.
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
2025 елның 10 маенда Иләбәр клубында узган «Алтын адымнар» балалар хореография түгәрәгенең хисап концерты тамашачыларга онытылмаслык якты кичә бүләк итте.
Ел саен Саба районында Бөек Ватан сугышы геройлары хөрмәтенә территорияләрне яшелләндерү буенча киң колачлы патриотик акция үткәрелә. Бу игелекле инициатива төрле буын кешеләрен Ватаныбыз азатлыгы өчен гомерләрен биргәннәрнең истәлеген саклап калу омтылышында берләштерә.
Истәлекле чарада катнашуга «Балкыш» үзәге директоры да кушылды, ул акциядә катнашучылар белән бергә Ватанны саклаучылар хөрмәтенә агачлар утыртты. Утыртылган һәр агач-ул үсемлек кенә түгел, ә совет сугышчыларының батырлыгына мәңгелек рәхмәт һәм хөрмәт символы.