ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2025 ел
дүшәмбе

Мишә авыл җирлегендә Бөтенроссия "Хәтер бакчасы"акциясе

Тэги: Мишә авыл җирлеге

8 май конне Мишәбаш авылында Бөек Ватан  сугышында катнашкан авылдашларны искә алу митингы булып узды. Бәйрәмдә катнашучыларны Саба муниципаль районы җитәкчелеге исеменнән Саба муниципаль районының Финанс-бюджет палатасы рәисе Сөнгатов Шәмсун Әкбәр улы  котлады. Мәктәп коллективы һәм балалар бакчасы балалары чыгышыннан соң  митинг һәйкәлгә чәчәкләр салу һәм истәлек агачлары утырту белән  тәмамланды.

Бөек Җиңү көне алдыннан Олы Кибәче авыл җирлегендәге тыл ветераннарын бәйрәм белән котладылар. Татарстан Республикасы Рәисе һәм Саба муниципаль районы башлыгы исеменнән аларга бәйрәм открыткалары һәм бүләкләр тапшырылды.Тыл ветераны Васильева Мария Николаевна да үз чиратында җитәкчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

8 май көнне Явлаштау авылында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган митинг булып узды. Бәйрәмдә катнашучыларны Саба муниципаль районы җитәкчелеге исеменнән Саба муниципаль районының Финанс-бюджет палатасы рәисе Сөнгатов Шәмсун Әкбәр улы котлады . Митингка авыл халкы һәм кунаклар, мәктәп укучылары һәм укытучылар коллективы,балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре, авыл җирлегенең хезмәт коллективлары һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре җыелды. Сугыш чоры җырлары, җиңү турында шигырьләр, биюләр яңгырады. Митинг һәйкәлгә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Олы Кибәче авыл җирлегенең Төбәк һәм кече Кибәче авылларында да Бөек Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелде. Бәйрәмдә катнашучыларны Саба муниципаль районы җитәкчелеге исеменнән спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе И.Р. Гарипов котлады. Сугыш чоры җырлары, җиңү турында шигырьләр, биюләр яңгырады. Шулай ук һәйкәлләргә чәчәкләр һәм веноклар куелды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Мишә авыл җирлеге Җиңү көненә багышланган парадта катнашты.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Олы Кибәче авылында Бөек Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелде. Олы Кибәче урта мәктәбе коллективы эчтәлекле һәм тирән мәгънәле номерлар белән чыгыш ясады. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны 1 минутлык тынлык белән искә алдылар. Соңыннан һәйкәл-обелискларга чәчәкләр һәм веноклар куелды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Лесхоз бистәсендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең тантаналы парады узды

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Җиңү бәйрәме алдыннан "Ватанны яклаучылар" оешмасының Саба бүлеге җитәкчесе һәм "Солдатка аш" волонтерлык штабы вәкилләре МХО ветераны Габделхәев Фәрит абыйда кунакта булдылар. Алар аны Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән котлап иң изге теләкләрен җиткерделәр һәм күчтәнәч тапшырдылар.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

8 май көнне Сабабаш авыл клубында халкыбызның Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 80 еллыгына багышланган митинг булып узды. "Җиңү кайтавазы мәңгелек" - бу чараның исеме генә түгел, митинг үткән девиз. 

Тэги: Мишә авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International