Иске Икшермә авыл җирлегендә Сабантуйга әзерлек
4 июнь көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәткәрләр көне уңаеннан, Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан интернат-йорт хезмәткәрләре өчен бәйрәм концерты оештырылды. Шулай ук грамоталар һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
Урман сәнәгате хуҗалыгының административ бинасының актлар залында җирлек оешмасы җитәкчеләре, депутатлар һәм Сабантуй комиссиясе белән чираттагы утырышлар узды. Сабантуйга әзерлек актив бара.
3 июнь көнне , “Кояшкай” балалар лагерендә, “Яшьлек” профильле сменасында ял итүче балалар белән, Халыкара балаларны яклау көненә багышланган мавыктыргыч квест-уен узды.
Атна саен Мишә авыл җирлегендә урамнар арасында спартакиада уза, ул кыштан ук башланды, менә җәй инде йомгаклау уеннары. Бу атнада активистлар зур теннис уйнады. Шундый яхшы, кызыклы уен өчен активистларыбызга, командаларыбызга рәхмәт белдерәсебез килә.
Саба аграр көллиятендә “Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе” буенча узган демонстрацион имтиханнарда Финанс – бюджет палатасы белгече Рамил Шакиров баш эксперт буларак катнашты. Студентлар теоретик белемнәрен генә түгел, ә практик күнекмәләр дә тәкъдим иттеләр. 1С программасында оешма булдырып, аның турындагы барлык мәгълүматны туплап, программага керттеләр, бухгалтерлык проводкаларны дөрес үткәрү, милекнең исәпкә алынуы, исәп мәгълүматлары белән мөлкәтнең фактка туры килүе, хезмәт хакы исәпләү – болар барысы да демонстрацион имтиханнарда башкарылды. Ахырдан исә студентлар тарфыннан имтихандагы эшчәнлекләренә үзанализ ясалды.
3 июнь көнне Лесхоз мәдәният йортында китапханәче белән берлектә бәйрәм уңаеннан күңелле уен программасы оештырылды .
Бәйрәмгә әзерлек тулы көченә бара. Иҗат коллективларының репетицияләре актив уза, концерт номерлары эшләнә, мәйданчыклар бизәлә һәм бәйрәм программасы әзерләнә
Агач савыт-сабаларны бизәп ясаган сувенирлар буыннан-буынга тапшырылып, үсеп килүче яшьләр тарафыннан да югары бәяләнә. Шул сәбәпле, Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Ш.З. Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбенең “Кояшкай” лагерына йөрүче укучылар өчен агач эшләнмәләрне буяу буенча мастер-класс үткәрделәр. Укучылар күрсәтелгән үрнәкләрне зур кызыксыну белән карадылар, агач эшләнмәләрне буяу ысуллары белән таныштылар. Агачка рәсем ясау матурлыкны тудырырга, аны күрә белергә өйрәтә, кулларның эшчәнлеген, сизгерлеген арттыра. Әлеге эшләнмәләрне интерьер бизәге буларак та, бәйрәмгә бүләк итү өчен дә кулланырга мөмкин.