Балаларны яклау көне-якты, шатлыклы бәйрәм. Аларның җәй башлавы юкка түгел бит, ул хаклы рәвештә безнең балаларныкы. Аларда безнең шатлык һәм өметебез, хезмәтебез һәм бәхетебез. 3 июнь көнне Лесхоз мәдәният йортында китапханәче белән берлектә бәйрәм уңаеннан Күңелле уен программасы оештырылды Балаларны бәйрәмчә кәеф бирүче көчле күңелле музыка каршы алды. Күңелле клоуннар, Убырлы карчык белән бергә балалар уйнадылар, биеделәр, табышмакларны чиштеләр һәм чын күңелдән күңел ачтылар. Бәйрәмнең төп өлешендә балалар 2 командага бүленеп, йөгерү, сикерү, туплы эстафета ярышларында катнаштылар, анда үзләренең спорт сәләтләрен һәм осталыкларын күрсәтә алдылар.
Бәйрәм мавыктыргыч һәм кызыклы булды, бик күп уңай хис-кичерешләр калдырды. Барлык катнашучылар һәм җиңүчеләр призлар һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр. Бу көн җәйге маҗаралар өчен чын старт булды