Афиша
Югары Симет авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре «Кышкы әкиятләр буенча сәяхәт» викторинасы, малайлар һәм кызлар өчен күңел ачу уеннары үткәрделәр.
7 гыйнварда христианнар Раштуаны-иң төп һәм якты православие бәйрәмнәренең берсен билгеләп үтәләр.
Бу бәйрәм уңаеннан Лесхоз интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар җыелып, яшьлектәге җырларын искә төшерделәр һәм җырладылар, гармунга көйләр тыңладылар.
Чәбия Чүрчи авыл клубында традицион җиңелүсез "могҗиза көтеп!" Яңа Ел лотереясе уздырдылар.". Лотерея билетлары уйнату-авыл клубында кунаклар белән очрашу, аралашу, күңелле вакыт үткәрү өчен сәбәп ул.
Чәбия Чүрчи авыл клубында балалар өчен яңа ел чыршысы узды . Яңа ел-әкияти бәйрәм, барлык балаларның яраткан бәйрәме. Әкияткә һәм могҗизага ышанып, аны озак көтәләр. Балаларны котларга һәм алар белән бергә күңел ачарга Кар Кызы һәм Кыш Бабай, клоун килде. тылсымчы һәм Төлке-Патрикеевна.
Яңа ел бәйрәмнәре - әкият һәм тылсым чоры... Яңа ел бусагасын атлап кергән көннәрдә, күңелдә аеруча җылы була. Бу гаҗәеп вакыт, йөрәк һәм җан могҗиза көтеп тула..
6 нче январь көнне Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Кышкы әкият ясыйбыз" дигән рәсем конкурсы үткәрелде. Конкурста катнашучыларга кышкы әкият ясарга тәкъдим ителде. Һәркем үзенең рәсемендә гаҗәеп һәм онытылмас кышкы әкият турындагы күзаллауларын чагылдырды. Күп кенә рәсемнәр якты хыял, фантазиялелеге һәм оригинальлеге белән аерылып тора. Китапханәдә «Кышкы әкият юллары буйлап” дтп исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә балаларның яраткан кышкы әкиятләре куелды. Алар арасында Х.Андерсенның «Снежная королева»,В.Одоевскийның «Мороз Иванович», Рус халык әкияте «Морозко», «По шучьему веленью» һ.б.
5 январьда күренекле татар язучысы, публицисты һәм җәмәгать эшлеклесе, 1886 елның 1 гыйнварында туган Фатих Әмирханның юбилеена Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсендә »Язучы һәм публицист»дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Аның XX гасыр башы иҗтимагый тормышының актуаль мәсьәләләренә карашын чагылдырган романнар, повестьлар, хикәяләр, шулай ук мәкаләләр һәм публицистик хезмәтләре кебек иң танылган әсәрләре тәкъдим ителде. Татар әдәбиятының алтын фондына кергән һәм милли проза үсешенә сизелерлек йогынты ясаган әсәрләргә аерым игътибар бирелде. Сәнгать әсәрләреннән тыш, килүчеләр Фатих Әмирхан иҗатына багышланган биографик материаллар, фотосурәтләр белән таныша алдылар.
Хөрмәтле райондашлар һәм кунаклар!
Бөек христиан бәйрәме-Раштуа бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!
5 январь көнне Эзмә мәдәният йортында автор Илфир Искәндәровның концерты булды. Тамашачылар һәр чыгышны бик җылы каршыладылар һәм көчле алкышлар белән рәхмәт белдерделәр.
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү