"ФЭО" ФДУП Идел буе һәм Урал федераль округлары өчен "I-II класслы хәвефлелек калдыклары белән эш итү һәм ОПВК ФГИСТА эшләү"темасына вебинар үткәрә
Шәмәрдән мәдәният йортында «823-й километр» фильмын күрсәтәчәкләр.
Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре «Теремок» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен бәйрәм чарасы оештырдылар.
Территорияне төзекләндерү һәм яшелләндерү процессы мөһим һәм җаваплы момент, ул һәрвакыт актуаль булып тора. Ул территориянең тышкы яктан җәлеп итүчән, эстетик күзлектән күренешен бизәүне күздә тота. Шуңа күрә участокның экологик чиста территориясен саклап калу бик мөһим.
Интернат - безнең икенче йортыбыз, һәм без күп вакытыбызны шунда үткәрәбез, һәм безнең өчен чиста, саф һава сулау мөһим, өстәвенә, ул безнең миебезнең эшен яхшырта. Дөрес һәм кызыклы итеп бизәлгән участок яшәүчеләрнең һәм бөтен коллективның тормыш тонусын күтәрә, аларның кәефен яхшырта. Территориянең һәр детале хәтердә калсын өчен, төзекләндерүгә иҗади якын килү һәм бизәүдә фантазия мөһим роль уйный.
Саба районы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында, 20 август көнне, Саба гимназиясе базасында «Белем сыйфатын үстерүдә математика укытучылары алдында торган төп бурычларны хәл итү юллары» темасына математика укытучыларының секциясе эше үтте.
Килдебәк урта мәктәбе укучылары каникул вакытында дару үләннәре һәм үсемлекләр җыю белән шөгыльләнделәр. Чөнки мондый эшчәнлек файдалы гына түгел, ә бик кызыклы да.
Түбән Шытсу авыл җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре кырда хезмәт куючы игенчеләргә концерт номерларын тәкъдим иттеләр. Әлеге концерт игенчеләргә яңа көч өстәде, күңелләре күтәрелде. Авыр хезмәтләрендә аларга сәламәтлек, мул уңыш телибез!
Югары Шытсу авылында физкультурачылар көне уңаеннан мини-футбол буенча турнир үткәрелде. Ярышта барлыгы 7 команда катнашты. Яшьүсмерләр арасында беренчелекне Түбән Шытсу командасы яулады. Икенче урында Елыш командасы, өченче урында Югары Шытсу командасы. Зурлар арасында 1 урын Ю.Шытсу, икенче Елыш командасы, өченче урынны Т.Шытсу командасы яулады. Ярышларны ябу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Саба районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы И.Р.Гарипов катнашты. Ул җиңүчеләргә акчалата бүләк һәм грамота тапшырды.