Туктар авылында Яңа елны каршы алу

2026 елның 7 гыйнвары, чәршәмбе

30 нчы декабрьдә Туктар авыл клубы мөдире үзэшчән сәнгатьтә катнашучылар белән берлектә бал-маскарад үткәрделәр. Күңелле Яңа ел конкурсларыннан һәм уеннардан, җырлардан һәм биюләрдән торган күңел ачу программасы маскарадта катнашучыларга бәйрәм рухын бүләк итте. Шулай ук яңа ел лотереясе дә уйнатылды. Уеннар, шаяртулар, заманча музыка һәм 80нче еллар җырлары бәйрәмдә катнашучыларның күңелен күтәрде. Халык Кыш бабай белән Кар Кызының котлауларын бик теләп кабул иттеләр. Конкурслар бик кызыклы үтте, барысы да җырлады һәм биеде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International