Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәшировның тууына 125 ел тулу уңаеннан 6 гыйнвар көнне Олы Нырты авыл китапханәсендә «Сүз остасы» дигән әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче катнашучыларны авторның биографиясе, тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Гомәр Бәширов — Татарстан АССРның халык язучысы. Язучылык эшчәнлеген 1930 елларда башлый. Аның иҗаты «татар халкы мәдәниятенең алтын фонды»на керә. Бәширов татар әдәбиятында беренчеләрдән булып табигатькә сакчыл караш мәсьәләсен күтәрде. Аның фикеренчә, аңа битарафлык — кеше язмышына да битарафлык чагылышы ул.