Көек авылында гражданнарның үзара салым акчасына зират территориясендә агачлар кисү, куаклардан чистарту, төзекләндерү эшләре башкарылды.
10.09.2025 конне Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсенең Тукай паркында "Саба балалар сәнгать мәктәбе хореография бүлегенең 4-5 кл укучылары белән террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган чара үткәрелде. Чара балалар өчен аңлаешлы формада иң мөһиме – тынычлык, иминлек һәм кешелеклелек турында сөйләшү өчен оештырылды. Кереш әңгәмәдә укытучылар Гарипова Г.М., Мөбарәкҗанова А. З. террорчылыкның нәрсә икәнлеге, ни өчен ул явызлык һәм ни өчен аның каршылыгында бердәм булу мөһим икәнлеге турында кыскача сөйләшүдән башладылар. Төп басым уңай кыйммәтләргә: дуслыкка, ярдәмгә, геройлар турында хәтергә һәм тыныч тормышның мөһимлегенә ясалды. Теманы ныгыту өчен тематик викторина үткәрелде. Балалар куркынычсызлык кагыйдәләре, катлаулы ситуацияләрдә эш итү, милли бердәмлек һәм тынычлык символлары турындагы сорауларга җавап бирделәр. Балалар активлык күрсәттеләр һәм яхшы белемнәрен күрсәттеләр. Аннары балалар "Теләкләр агачы" исемле зур плакат әзерләделәр. Һәр бала агачның тармакларына үз теләген язды. Балалар "һәркемнең исән-сау булуын телим", "бөтен кешегә тынычлык телим", "сугыш булмасын"дигән теләкләр яздылар. Плакат якты, ихлас килеп чыкты һәм балаларның яхшылыкка ышанычының күрсәтмә символына әверелде.
Чара "Без – тынычлык өчен!" флешмобы белән тәмамланды."Бу гамәл безнең коллективның тыныч күккә омтылуда бердәмлеген һәм теләктәшлеген ачык күрсәтте.
Чара җылы һәм ышанычлы атмосферада узды. Уен һәм иҗади форматлар аша педагоглар балаларга җитди һәм мөһим фикерләр җиткерә алды. Балалар үзләренең белемнәрен күрсәтеп кенә калмадылар, ә тынычлык символы – "Теләкләр агачы"булдыруда актив катнашып, үзләренең хисләрен һәм өметләрен белдерделәр.
Ел саен 9 сентябрьдә Бөтендөнья матурлык көне билгеләп үтелә. Россия бәйрәмгә 1999 елда кушылды. Халыкара эстетика һәм косметология комитеты инициативасы белән туган бу бәйрәм, асылташ кебек, күп яклары белән ялтырап тора. Асылда, безнең һәрберебез, яшькә һәм һөнәргә карамастан, бу көнне үзебезнеке дип саный ала. Бөтендөнья матурлык көне-тышкы кыяфәт турында сөйләшү өчен сәбәп кенә түгел, сәламәт үз-үзеңә бәя һәм үз-үзеңә мәхәббәт формалаштыруның мөһим мәсьәләләренә кагылу өчен менә дигән мөмкинлек тә. Безнең һәрберебез уникаль, һәм безнең эчке матурлыгыбыз ышаныч һәм бәхет тудыруда төп рольне уйный. 10 сентябрь көнне Бөтендөнья матурлык көненә багышланган «#Дарю тепло» акциясенә Иштуган авыл китапханәсе дә кушылды. Китапханә мөдире үтеп баручыларга матур буклетлар өләште һәм матурлык көне турында сөйләде.
2025 елның 9 сентябрендә Эзмә мәктәбе гомуми ата-аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышка Саба муниципаль районы прокуроры урынбасары чакырылган иде - Хафизов Камил Илдус улы. Ул "Финанс мошенниклыгына, шулай ук мәгълүмати-телекоммуникацион технологияләр кулланып наркотик чараларның законсыз әйләнешенә каршы тору" темасына чыгыш ясады. Мәктәп директоры яңа уку елына максатлар һәм планнар турында сөйләде
Сигнализация эшләп китү белән укучылар, укытучылар һәм мәктәпнең башка хезмәткәрләре һәм ыгы-зыгысыз бинадан, якындагы чыгу юллары аша чыгып беттеләр. Гимназия каршына тиз арада янгын сундеру булегеннән машиналар белән гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре тиз арада килеп җиттеләр. Катгый инструкция буенча эш итеп, укытучылар укучыларның чыгуын оештырдылар һәм мәктәптә булмаган укучыларны исәпкә алып, дәрестән чыгарылган балалар саны турында мәгълүмат тапшырдылар. Эвакуация 3 минут тизлектэ башкарылды.
Татарстанда федераль ташламадан файдалану хокукына ия 170 меңнән артык кеше социаль хезмәтләр җыелмасын натураль формада ала
Россия Социаль фонды Татарстан Республикасы бүлегенең “Рәсем яса, Казан!” социаль проектында 400гә якын бала һәм өлкәннәр катнашты
1 сентябрьдән студентлар өчен йөклелек буенча пособие күләме үзгәрәчәк
"Барысы да алкоголь кулланудан туктый, тик кемдер моны әле исән чакта ук эшләргә өлгерә". Бу ачы, ләкин дөрес цитата, ул уйланырга мәҗбүр итә.