Район туган якны өйрәнү музеенда танылган рәссам-график Хаҗиәхмәтов Тавил Гыйният улының туган көне уңаеннан түгәрәккә йөрүчеләр өчен түгәрәк өстәл оештырылды. Кунакларга рәссамның тормышы һәм иҗаты турында тулырак мәгълүмат бирелде. Тавил Хаҗиәхмәтов үз иҗатында милли мәдәниятнең традицияләрен нык үстерә. Аның хезмәтендә гадәттән тыш иҗади осталык һәм бай фантазия ачык күренә. Алай гына да түгел, рәссам 1991 елда Татарстан символын – өч төсле флагны ясый, аның яшел төсе — язның яшеллеген, яңарышны, ак төсе — чисталык һәм сафлыкны, кызыл төсе – җитлеккәнне, энергияне, көчне аңлата.