Госуслуги.Дом мобиль кушымтасы
Байлар Сабасында Дальняя урамындагы 22 нче күпфатирлы йортның "Безнең ишегалды" Республика программасы буенча ишегалды территориясен төзекләндерү эшләре алып барыла.
Олы Кибәче авылында "Безнең ишегалды" Республика программасы буенча Төзүчеләр урамындагы күпфатирлы йортның ишегалды территориясен төзекләндерү
Саба муниципаль районында "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"Дәүләт программасы буенча бер фатирлы индивидуаль торак йортлар төзелеп килә. Быел программа 23 гаиләне торак белән тәэмин итәчәк.
"Безнең ишегалды" Республика программасы буенча, Шәмәрдән авылында Азина урамындагы йортның ишегалдын төзекләндерү эшләре бара.
Г.Тукай урамындагы паркны төзекләндерү эшләре дәвам итә.
Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә индустриаль паркның икенче чиратын төзү буенча күчмә киңәшмә
Саба районы башлыгы, "АлтынГрупп" ҖЧҖ генераль подряд оешмасы, "АртСтрой" ҖЧҖ субподряд оешмасы вәкилләре катнашында "Саба район үзәк хастаханәсе" ДАССОның кан тамырлары үзәге төзелеше буенча киңәшмә узды. Киңәшмә катнашучылары объектны сыйфатлы эшләү турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Тимершык авылында республика программасы буенча светодиодлы яктырткычлар урнаштырылды. Эшне Балтач районының "Энергоресурс" ҖЧҖ башкарды.