2019 елның 18 июлендә Саба муниципаль районындагы «Балкыш «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» өйгә барып хезмәт күрсәтү булекчәсендә исәптә торган өлкәннәребезнең Саба муниципаль районының Шекше авылы буйлап экскурсиядән өйләренә зур соклану белән кайттылар. Экскурсияне социаль хезмәткәр Шакирҗанова Венера Габделхәй кызы озатуында узды.
Авыл җирлегенә килү белән аларны авыл җирлеге башлыгы Хәйретдинов Радик Рамазан улы каршы алды. Шекше авыл клубы мөдире Сисметдинова Ләйсән Азат кызы белән берлектә кызыклы экскурсияләр оештырдылар: авыл җирлеге тарихы музеена экскурсиягә бардылар, анда музей экспонатлары белән таныштырдылар, мәдәният йортын күрсәттеләр, Җиңү һәйкәлен, чишмәне карадылар. Алар шулай ук өлкәннәр өчен самавыр артында чәй табыны оештырдылар, Анда Шекше авылы тарихы турында сөйләделәр, халык нәрсә белән «сулый һәм яши», дип сөйләделәр. Самавыр артында өлкәннәр бер-берсе белән актив аралаштылар, вакытны күңелле үткәрделәр. Өлкәннәребез бик кунакчыл һәм экскурсиядән канәгать булдылар.
2019 елның 2 июлендә театр елы кысаларында Саба районы " Балкыш «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәре Хәбибрахманова Айсылу Мәүлетҗан кызы үзенең карамагындагы Зиннурова Рәзинә Морадым кызы белән берлектә Аккүл Бигәнәй авылы китапханәсенә бардылар. Китапханә хезмәткәре Котдусова Нәзирә аларны Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының, СССР һәм ТАССР ның атказанган артисты Шәүкәт Хәсән улы Биктимеровның биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Зиннурова Рәзинә Шәүкәт Биктимеровның тормыш юлы һәм кызыклы фактлар белән таныштырды. Алар башка язучыларның да биографиясе белән кызыксындылар һәм яңадан китапханәгә килергә теләк белдерделәр.
Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында Саба муниципаль районының "Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаган балалар белән «Минем гаиләм - минем байлыгым" темасына чара үткәрделәр. Чара барышында балалар конкурсларда катнаштылар, кроссворд һәм табышмаклар чиштеләр, гаилә һәм гаилә кыйммәтләре турында барлык мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр.
2019 нчы елның 02 нче июлендә 14.00 сәгатьтә Саба муниципаль районының халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Балкыш” дәүләт автоном учреҗдениесендә әти-әниләре алиментлар түләүдән баш тарткан балалар тәрбияләүче гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан Бердәм кабул итү көне үткәрелде. Комиссияда район прокуратурасы, социаль яклау бүлеге, мәшгульлек үзәге белгечләре катнашты.
Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре волонтерлар белән берлектә «Наркотикларсыз тормыш» акциясе кысаларында район халкына “Тормышыңны бозма!” дигән темага мәгълүмати буклетлар тараттылар.
Буклет тарату вакытында белгечләр һәм волонтерлар халыкны «наркотик», «наркотикка бәйлелек» төшенчәләре, наркотиклар куллану билгеләре һәм ни өчен кешеләр наркотиклар куллана башлау сәбәпләре белән таныштырдылар.
2017 елның 25 июлендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Саба муниципаль районындагы «Балкыш «халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль һәм медицина хезмәткәрләре белән чираттагы җыелыш узды. Җыелышта эш урыннарында куркынычсызлык техникасы буенча сораулар күтәрелде һәм планлы инструктаж үткәрелде, шулай ук «өлкәннәр куркынычсызлыгы мәктәбе»технологиясе буенча аңлату әңгәмәләре үткәрелде. Хезмәтне саклау белгече Сайфуллина Фирдәуся хезмәткәрләрне ришвәт алу очракларын булдырмау буенча белешмәлек белән таныштырды. Социаль эш буенча белгеч Камалетдинова Чулпан социаль хезмәткәр этикетасы буенча аңлату әңгәмәсе үткәрде. Социаль пакет буенча сораулар тикшерелде. Йорт яны территорияләрен чистарту һәм башка мөһим мәсьәләләр кузгатылды.
Еллар үткәч тә онытылмаслык вакыйгалар бар. Аларның бөеклеген, мөхимлеген тагын да ныграк аңлыйбыз, югары бәялибез. Бу вакыйгаларның берсе- илебездә булган Бөек Ватан сугышы. Хәтер һәм кайгы көне, Бөек Ватан сугышы башлану көне кысаларында Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре волонтерлар белән берлектә район халкына мәгълүмати буклетлар тараттылар.
Акциянең үткәрү максаты, үсеп килүче буында патриотик хисләр тәрбияләү, сугыш елларында булган ачы вакыйгаларны тирән аңлату тора. Беркемгә дә сугыш афәте күрергә язмасын.
Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү булекчәсендә исәптә торган өлкәннәребез социаль хезмәткәрләр белән берлектә «Яшел усентеләр» технологиясе буенча эшлиләр. Үсентеләрне карыйлар, су сибәләр, түтәлләрне утыйлар. Шулай ук «Гарденотерапия» технологиясе буенча үз участогында чәчәкләр үстерәләр. Өлкәннәр үз эшләреннән бик кәнагәтъ, бакчадагы ускән барлык үсентеләргә карап хозурланалар
12 июньдә илебез дәүләт бәйрәмен — Россия көнен билгеләп үтә. Бу зур патриотик бәйрәм, милли бердәмлек һәм гражданлык дөньясы символы. Шушы бәйрәм уңаеннан Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаган балалар белән “Яратам сине, туган ягым” дип исемләнгән чара үткәрделәр. Әлеге чараны үткәрүнең максаты: үз Ватаныңа, илнең дәүләт символларына карата горурлык һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү; Россия көненә күмәк аппликация эшләү; бәйрәм кәефе булдыру. Бәйрәм ахырында Россия көне символы буларак- тасмалар таратылды.
Ел саен 1 июньдә бөтен дөньяда Балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Балачак –иң күңелле, иң бәхетле чак. Елның кайсы гына вакыты булмасын балачакның һәрбер мизгеле рәхәт тә, кабатланмас та булып истә кала. Балаларны яклау көне уңаеннан “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре, Саба районы мөхтәсибәте һәм ТР мөслимәләр берлегенең Саба филиалы, “Альпари” ЯФ белән берлектә социаль хезмәтләрдән файдаланучы балаларга бүләкләр тараттылар.