25 май көнне "Әкият" Шәмәрдән балалар бакчасының коррекция төркемендә безнең тәрбияләнүчеләр катнашында “Чыгарылыш бәйрәме” узды.
Бүген Саба муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышы узды. Профилактика субъектлары кергән сигнал карталарын карадылар, патронланучы гаиләләрнең торак-көнкүреш шартларын тикшерү актларын, ведомствоара исәптә торучы гаиләләр белән эшләүнең нәтиҗәләрен тикшерделәр. МСРК утырышы материаллары балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясенә җибәрелде.
Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау бүлегендә Саба муниципаль районында аз керемле гражданнарга социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәме күрсәтү буенча чираттагы ведомствоара комиссия узды.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә хезмәт инструкторы тарафыннан «Җитез куллар» программасы нигезендә дәресләр уткәрелә.
23 майда хезмәткәрләр өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Лесхоз интернат-йортында яшәүчеләр белән берлектә үлгән тәрбияләнүчеләрнең зиратлары территориясендә төзекләндерү, җыештыру һәм каберләрне чистарту үткәрделәр.
Бүген Курсабаш интернат-мәктәбендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәменә багышланган тантаналы чара узды.
22 майда Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортына "Саба чишмәләре"ансамбле коллективы матур концерт программасы белән килделәр.
“Халыкара музейлар көне” - “Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты” дәүләт казна учреждениесе
19 майда, Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат -йортында,Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган, Халыкара гаилә көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды. Концертта иң матур, күңелле җырлар, матур биюләр һәм чын күңелдән котлау сүзләре яңгырады. Социаль хезмәт алучылар зур рәхмәтләрен белдерделәр. Концерт программасы безнең тәрбияләнүчеләргә ошады.