Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә көн саен социаль хезмәт алучылар белән ял сәгатьләрендә куңелле чаралар үткәреп бара.
21 июньдә, “Наркотикларсыз тормыш” наркотикларга каршы республика акциясе кысаларында, Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, тәрбияче җитәкчелегендә, социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә “Үз-үзеңне контрольдә тоту ысуллары” темасына әңгәмә үткәрелде.
13 июнь көнне наркотикларга каршы республика айлыгы кысаларында мөстәкыйль яшәү төркеме тәрбияләнүчеләре белән “Наркотикларсыз тормыш!" дип исемләнгән профилактик чара узды.
Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта социаль хезмәтләр алучылар Ермолаева Светлана һәм Заһидуллин Рөстәм җиңел атлетика буенча район чемпионатында катнаштылар. Ярышларның төрле юнәлешләре буенча беренче һәм икенче урыннарны алдылар.
Социаль-хокукый хезмәтләр күрсәтү кысаларында "Балкыш"-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе контроль-инспекция бүлеге консультанты Фәрхуллин Рөстәм Рәис улы белән очрашу булды.
12 июньдә ил мөһим дәүләт бәйрәмен - Россия көнен билгеләп үтә. Бу вакыйга алдыннан безнең приютта музей экспонатларыннан күргәзмә әзерләнде. Анда безнең ата-бабаларыбыз кулланган әйберләр күрсәтелгән. Безнең максат-балаларны халкыбызның тарихи үткәне, тирән борынгы көнкүреш әйберләре белән таныштыру, алар яшәгән Җир өчен хөрмәт һәм горурлык хисе уяту иде. Балаларга ата-бабаларының тарихын белергә һәм өйрәнергә кирәк, чөнки нәкъ менә шушы нигездә патриотизм тәрбияләнә.
11 июньдә безнең Иске Икшермә авылында "Сабантуй"бәйрәме билгеләп үтелде. Сабантуйда балаларыбыз очен балык тотуда, капчыкларда йөгерүдә,әтәч тотуда,озынлыкка сикерүдә, күзләре ябылган чүлмәккә таякның төгәл эләгүендә һәм башка күп нәрсәләрдә ярыша алган уен мәйданчыгы оештырылды. Безнең егетләр өчен иң дулкынландыргыч тамаша - милли көрәш-кореш булды.Бэйрэм бик кунелле утте.
Россия көне алдыннан Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта «Россия флагы» акциясе уздырылды.
9-нчы июнь көнне Югары Утар балалар интернат-йортында “Сабантуй – 2023” балалар бәйрәме узды.