Авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында диспансеризация һәм профилактик медицина тикшерүләре уздыру өчен медицина оешмаларына китерү дәвам итә. Аларны райондагы авыллардан “Балкыш” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге автотранспорты белән илтеп җиткерәләр.
Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау бүлегендә, Саба муниципаль районында аз керемле гражданнарга, социаль контракт нигезендә, дәүләт социаль ярдәме күрсәтү буенча, чираттагы ведомствоара комиссия узды.
Бүген "SabaBalahoner" Һөнәр шәһәре" һөнәри юнәлеш муниципаль программасын гамәлгә ашыру кысаларында "Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Саба муниципаль районының берничә гомуми белем бирү учреждениесе укучылары булды. Балалар “Игелекле эшләр станциясе” станциясенең эше белән таныштылар. Башта аларны социаль хезмәткәр, медицина хезмәткәре, психолог, социаль педагог һәм аларның эшчәнлеге үзенчәлекләре белән таныштырдылар. Әлеге дәресләр балаларда өлкән буын гражданнарына карата ихтирамлы һәм уңай мөнәсәбәт формалаштырырга, аларда шәфкать, мәрхәмәтлелек, якыннар турында кайгырту хисләре тәрбияләргә ярдәм итә. Теоретик белемнәр алганнан соң, балалар фикерләүнең иҗади сәләтен һәм креативлыгын үстерүгә ярдәм итүче мастер-классларда катнаштылар.
Бүген Саба муниципаль районының “Балкыш” социаль-тернәкләндерү үзәге базасында район профилактикасы субъектларының катнашында муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышы узды.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ,социаль – юридик хезмәт күрсәтү кысаларында, Саба муниципаль районының Социаль фонды белгечләре килде.
Һәр пәнҗешәмбе Лесхоз интернат-йортына Лесхоз бистәсе мәчетеннән Әхмәт хәзрәт килә.Интернатта яшәүчеләр белән аларның яшәве , якыннарын хөрмәтләү , ислам дине турында сөйләшүләр алып барыла, шуннан соң изге Коръән аятьләре укыла.
15 июльдә безнең приютта «Космонавтика көне» узды.Балалар белән космос темасына әңгәмә үткәрелде,планеталарны һәм йолдызлы күк төзелешен өйрәнделәр, илебезнең танылган космонавтлары белән таныштылар.
12-нче июль көнне Югары Утар балалар интернат-йортында тәрбияче Исмәгыйлева Э.Х. җитәкчелегендә "Бөтендөнья фотограф көне" чарасы уздырылды.
12 июль көнне “Тургай” приюты балалары Лесхоз бистәсендә урнашкан дендрология бакчасында булдылар. Монда банан һәм мандариннарның ничек үсүен күрергә, кактуслар коллекциясенә сокланырга, пальмаларны күрергә һәм аквариумдагы балыкларны күзәтергә мөмкин. Анда үзеңне җылы яклардагы кебек хис итәсең.
Балаларга экскурсия бик ошады. Табигатькә сокланып, алар җан белән дә, тән белән дә рәхәтләнеп ял иттеләр.
12 июль көнне безнең тәрбияләнүчеләр картлар һәм инвалидлар өчен булган Лесхоз интернат-йортында булдылар. Яшь артистлар олкәннәрне "Колобок" һәм "Су анасы" әкиятләре буенча оештырылган курчак театрлары белән сөендерделәр.