«Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә эчке эшләр бүлеге хезмәткәре белән очрашу

2023 елның 8 сентябре, җомга

6 нчы сентябрьдә безнең балалар йортында полиция хезмәткәре белән очрашу булды. Очрашуга үз гомерен эчке эшләр бүлегендә эшләүче вәкаләтле участок хезмәткәре Латыйпов Алмаз Айрат улы чакырылды.

Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре – үз гомерләрен, мөгаен, иң борчулы, авыр һәм батыр һөнәргә багышлаган кешеләрдер. Аларның төп бурычы-закон һәм хокук тәртибен бозучылар белән көрәш, илебез гражданнарының хокукларын һәм ирекләрен саклау. Безнең балалар йорты алар белән горурлана.

Башта 2004 елда Беслан шәһәрендә булган коточкыч теракт турында эчтәлекле видео тәкъдим ителде. Алмаз Айрат улы террорчылык акты янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде. Балалар үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр һәм экстремизм турында белемнәре белән уртаклаштылар. Очрашудан соң «Кояш нурлары» төркеме тәрбияләнүчеләре белән эвакуация үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International