17 нче август көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат- йортында, хезмәт буенча инструктор Аглямова Л.И. җитәкчелегендә «Бумагопластика» социаль тернәкләндерү технологиясе үткәрелде. Бумагопластика вак кул моторикасын яхшырта, конструктив фикерләүне, иҗади карашны, сәнгати зәвыкны үстерә.
2022 нче елның 9 нчы августында «Олимп» стадионында инвалидлар арасында җиңел атлетика буенча Саба муниципаль районы чемпионаты һәм беренчелеге булып узды.Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәт алучылары ярышларда катнаштылар.Алар 200 м,1500 м,100 м,800 м га ераклыкка сикерү,200 м,100 м га йөгерү,200 м га,1500 м га,100 м һәм 800м га ядрә ыргыту кебек төрләрдә көч сынаштылар.
Яшь инвалидлар спорт киртәләреннән курыкмадылар. Призлы урыннар яуладылар: 1 урын Заһидуллин Р.И. (коляскалар категориясе,200м дистанция,ядрә ыргыту); 1 урын Ермолаева С. И. (ядрә ыргыту),2 урын-Ермолаева С. И. (100м га йөгерү). Барлык җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары һәм акчалата бүләкләр белән бүләкләнде.
11 май көнне "Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортында" капиталь ремонт эшләре башланды. Бүгенге көндә мунча-кер юу комплексы, азык-төлек блогында эшләр алып барыла. Шулай ук, нигездә, торак бинада веранданы җылыту эшләре актив башланып китте. Котельный бинасында тәрәзәләрне алыштыру эшләре алып барылды.
28 июнь көнне ведомствоара социаль тернәкләндерү комиссиясе председателе, Саба районы халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Л.Н. Гайнутдинова , «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү булекчәсендә эшләүче белгече Хайбриева Н.И. авыр хәлдә калган гаиләләргә барып, профилактик әңгәмәләр уткәрделәр, аларның көнкүреш шартлары, яшәү рәвешләре белән таныштылар.
27нче июль көнне «Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар йорты"нда медицина хезмәткәрләре тарафыннан вак моториканы яхшырту өчен дәресләр үткәрелде. Социаль хезмәт алучылар күп функцияле тренажерда рәхәтләнеп шөгелләнделәр. Әлеге шөгелләр ярдәмендә социаль хезмәт алучыларның тормыш сыйфаты яхшыруы күзәтелә, үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләте саклана һәм арта.
20 июльдә безнең «Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар йортында " яшәүчеләр скандинавия йөреше белән шөгыльләнделәр. Интернат территориясе буйлап йөрделәр, бер- берсе белән аралашып ял иттеләр.
Белгечләр гадәти йөрүнең нәтиҗәлелеген скандинавия йорешеннән шактый түбәнрәк дип фаразлый, ләкин, уртача характердагы гадәти йөрү дә сәламәтлек торышына яхшы йогынты ясый. Скандинавия йөреше организмны кислородка баета , кешенең активлыгын арттыра, куп авыруларга профилактика булып тора
13 июль көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар белән берлектә «Минем идеаль дөньям " дигән темага педагогик коррекция үткәрелде.
Педагогик коррекция учреждениедә ай саен үткәрелә. Дәресләр вакытында социаль хезмәт алучылар психоэмоциональ халәтне, хәтер һәм фикерләүне яхшырта. Үзенең күзаллауларын үстерә.
Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, бакча яны участогында, хезмәт буенча инструктор һәм социаль хезмәт алучылар белән берлектә төрле эшләр алып барыла : түтәлләрне утау,утыртылган культураларны кисү,үсемлекләргә су сибү.Яшәүчеләр бик теләп күмәк эшкә кушылалар.
Хәрәкәт итү функцияләрен торгызу һәм Саклап калу өчен, өлкәннәрнең берсе - "Бизиборд"тактасы.
«Бизиборд» та шөгыльләрнең максаты-көнкүреш күнекмәләрен һәм күнекмәләрен торгызу һәм вак моториканы үстерү. Йозакларны, кранны, шул исәптән розетканы да кертеп, күп тапкырлар ачып, ябып, социаль хезмәт алучылар механизмны үти алуларына шатлык кичерә. Вак моториканы үстерү процессында социаль хезмәт алучыларда игътибар, хәтер, ишетү һәм күрү сәләте яхшыра, усидчивость тәрбияләнә.
22 июнь көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм мемориалга чәчәкләр салдылар.
Хәтерләгез! Гасырлар, еллар аша-Хәтерләгез! Бүтән беркайчанда кайтмаучыларны-Хәтерләгез!