2023 нче елның 3 нче гыйнварында «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә тәрбияче Тимергалиева И.И. җитәкчелегендә «Саф һавада уеннар» дигән темага уеннар үткәрелде.
Максат: балаларда сәламәт яшәү рәвешенә ихтыяҗ формалаштыру.
Кышын ачык һавада уйнау һәм күңел ачу балаларга зур шатлык китерә һәм аларның сәламәтлегенә бәяләп бетергесез файда бирә. Балалар өчен төрле хәрәкәтле уеннар - чана шуу уены, кар уеннары һәм башка уеннар үткәрелде. Балаларга бик ошады.