ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2022 ел
җомга

16 нчы ноябрь көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Э.А. Зарипова Саба муниципаль районының социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гайнетдинова Л. Н белән берлектә эшлекле сәфәр белән безнең балалар йортында булды.

Тэги: ОСЗ Югары-Утар балалр интернат-йорты

16
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

16 ноябрьдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында хезмәт буенча инструктор җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар пазллар җыйдылар. Пазл җыю баш мие өчен бик яхшы күнегү. Бу аның күзәнәкләре арасында булган элемтәләрне ныгытырга ярдәм итә. Бу синтез акыл тизлегенә һәм психик процессларга уңайлы йогынты ясый.

Пазлы җыю стрессны җиңеләйтүнең дә яхшы ысулы,шулай ук психологик яктан ял итәргә, көндәлек проблемалардан читләшергә булыша.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

14
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

12 ноябрьдә «Без бергә» үзидарә күнекмәләрен үстерү программасын гамәлгә ашыру кысаларында чираттагы тапкыр "Бизнесмен көне"  узды. Балалар барысы да бик актив катнаштылар, күптөрле күнекмәләрен үстерделәр.

Тэги: ОСЗ Тургай

11
ноябрь, 2022 ел
җомга

11 нче ноябрь көнне «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә  тәрбияче   булып эшләүче Мостафина А.Ә., тәрбияләнүчеләр өчен  «Дөнья океаны» дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.

Тэги: ОСЗ Югары-Утар балалр интернат-йорты

9
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

9 ноябрьдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар йортында  яшәүчеләр  белән кулларның  вак моторикасын  ныгыту, саклау һәм торгызу буенча дәресләр уздырылды.

Кулларның   яхшы  эшләве - олы яшьтәге кешеләр өчен реабилитациянең иң   мөһим өлешләренең берсе . Хәтернең кимүе, деменция һәм башка проблемалардан  арыну очен реабилитациянең  бу  төре бик  актуаль  булып  кала.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

8
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

6 ноябрь көнне рус мәдәнияте декадасы кысаларында "Тургай" приютында күңелле фольклор кичәсе оештырылды.  Кичә кызыклы уеннар, биюләр белән аралаштырылып алып барылды һәм  бик күңелле  үтте. Балалар барлык уеннарда да бик теләп катнаштылар, бик күп җырлар һәм биюләр башкардылар.

Тэги: ОСЗ Тургай

7
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

»Тургай» приютында тәрбияләнүчеләр «Оста куллар»түгәрәгендә шөгыльләнәләр. "Оста куллар" түгәрәге программасын тормышка ашыру кысаларында тәрбияче Бәшәрова Р.С. җитәкчелегендә приютта тәрбияләнүчеләр белән гади һәм уңайлы сумкалар тегелгән.

Тэги: ОСЗ Тургай

4
ноябрь, 2022 ел
җомга

3
ноябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

3нче ноябрьдә террорга каршы өйрәнүләр үткәрелде. Полиция хезмәткәрләре Хәбибуллин Ф.Ф. һәм Закиров Р. Г. «Террорчылыкка каршы саклану» темасына профилактик әңгәмә үткәрделәр. Терроризм, терроризмны кисәтү, аннан саклану чараларына кагылышлы темалар күтәрелде.

Тэги: ОСЗ Югары-Утар балалр интернат-йорты

2
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

2 нче ноябрьдә Саба муниципаль районында инвалидлар арасында армрестлинг буенча ярышлар узды. Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен  интернат - йортының социаль хезмәтләр алучылар ярышларда катнашты.

Интернат карамагындагы кешеләр  үз профессионализмнарын һәм спорт әзерлеген күрсәттеләр. Яшь инвалидлар спорт барьерларыннан куркмадылар. Ярышта катнашучылар призлы урыннар яуладылар: - 1 урынны  Р.И. Загидуллин һәм С.И. Ермолаева яуладылар. Җиңүчеләр грамоталар һәм акчалата бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International