ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

Масленица-күңелле, шау-шулы, яраткан халык бәйрәме. Бу кышны озату һәм язны каршы алу бэйрэме. Безнең приютта Масленицаны бәйрәм итү күркәм традициягә әверелде. Атна буе балалар бу бэйрэмгэ әзерләнделәр һәм аны түземсезлек белән көттеләр. Балалар конкурсларда бик теләп катнаштылар, җитезлеккә һәм тизлеккә ярыштылар. Кышны күңелле һәм дәртле бәйрәм үткәрдек! Без хэзер язны көтәбез!!!

Тэги: ОСЗ Тургай


23
февраль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

23-нче февраль көнне Лесхоз бистәсендәге чаңгы трассасында Саба районының хезмәт коллективлары, оешма, предприятие командалары арасында шәхси-команда беренчелегенә чаңгы ярышлары булып узды.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары-Утар балалр интернат-йорты

22
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

Иң танылган славян бәйрәме-Масленица, аның традицияләре турында өлкәннәр дә, балалар да белә. Масленица-Россиядә иң шатлыклы һәм күңелле бәйрәмнәрнең берсе. Ул якшәмбе көнне Бөек пост алдыннан билгеләп үтелә, ләкин аның алдында атна буе бәйрәм санала. Лесхоз интернат-йортында да Масленица үткәрделәр. Социаль хезмәт алучылар белән коймак пешерделәр. Биюләр һәм такмаклар белән чәй эчтек.

Тэги: ОСЗ

21 февраль көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына Ватанны саклаучылар көненә багышланган концерт программасы белән  Саба муниципаль районың Пүкәл мәдәният йорты хезмәткәрләре килделәр. Социаль хезмәт алучылар концерттан канәгать калдылар һәм клуб хезмәткәрләренә рәхмәт әйттеләр.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

20
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

Әфган сугышы  турында без күп һәм бер үк вакытта бик аз беләбез! Бу сугыш ун ел эчендә бик күп сугышчыларнын  гомерен алды.

16 февральдэ  приютта,  Әфганстанда сугышчан хәрәкәтләр очучысы Ногманов Мөнир Зәкиевич белән очрашу узды. Очрашу бик жанлы узды. Балалар узлэренен сорауларына бик куп жаваплар таптылар.

Тэги: ОСЗ Тургай

17
февраль, 2023 ел
җомга

14-нче февраль көнне Югары Утар балалар интернат-йортында "Дуслар белән очрашу” булып узды. Очрашуда хәзерге вакытта Казан һәм Яшел Үзән психоневрология интернатларында яшәүче чыгарылыш тәрбияләнүчеләребез катнашты.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары Утар балалар интернат-йорты

15
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

Изге Валентин көне яки Гашыйклар Көне 14 февраль көнне бөтен дөнья буенча күп кешеләр, олылар һәм балалар бәйрәм итә. Лесхоз интернат-йортында социаль хезмәт алучылар үз куллары белән йөрәкләр ясап, бер-берсенә бүләк иттеләр.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

13
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

«Тургай» приютында тәрбияләнүчеләр «Оста куллар» түгүрүгенә йөри. Алар анда кул эшләренә өйрәнәләр.

 

 

Тэги: ОСЗ Тургай

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International