6 нчы апрельдә тәрбияче Васильева Э.Р. «Дөнья үсеше файдасына халыкара спорт көне» темасына дәрес үткәрде.
Максатлар: тәрбияләнүчеләрне Халыкара спорт көне белән таныштыру, спорт уеннары турында белемнәрен киңәйтү, хәрәкәт күнекмәләрен камилләштерү.
6 апрельдә бөтен спорт дөньясы халыкара спорт көнен дөнья үсеше файдасына бәйрәм итә. Ул бөтен дөнья кешеләренең тормышында спортның һәм физик активлыкның мөһим ролен күрсәтергә мөмкинлек бирә.
Тәрбияче балаларга читтә калмаска һәм спорт ярышларында үзләрен күрсәтергә тәкъдим итте. Аларга спорт белән шөгыльләнергә кирәклеген һәм бу безнең организм өчен никадәр мөһим икәнен аңлатты.
Дәресләрдә тәрбияләнүчеләр актив булдылар, спорт турында әзер иллюстрацияләр карадылар, спорт төрләре сурәтләнгән пекс карточкалар карадылар, дәрес вакытында үз чыдамлыкларын күрсәттеләр. Һәм спорт яшьләрнең мөмкинлекләрен киңәйтә, сәламәтлекләрен ныгыта һәм үзара хөрмәт һәм гаделлеккә этәргеч бирә икәнен аңладык.