"Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты» дәүләт казна учреждениесендә санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча өмә

2023 елның 8 апреле, шимбә
 

Төзекләндерү дәрәҗәсен күтәрү һәм авыл җирлекләре территорияләренең санитар хәлен яхшырту максатыннан 8нче апрельдә «Районкүләм өмә» игълан ителде.

8 нче апрельдә «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты» дәүләт казна учреждениесендә санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча өмә узды. Өмәдә катнашучылар территорияләрне тәртипкә китерделәр, участокны коелган яфраклардан чистарттылар, кар тараттылар.

Апрель өмәләре күптәнге традиция булып тора һәм ел саен җәмәгать файдалануындагы урыннарда экологик хәлне яхшырту максатыннан үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International