Бүген “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге базасында өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләренең чираттагы айлык җыелышы булып узды. Киңәшмә барышында актуаль эш мәсьәләләре каралды: расланган исемлек буенча 80 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны өйләренә (фатирларына) барып килү, социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән төрле чаралар оештыру турында.
Хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы буенча инструктажлар үткәрделәр.
Саба муниципаль районының социаль яклау бүлегендә аз керемле гражданнарга социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәме күрсәтү буенча чираттагы ведомствоара комиссия узды.
Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән бисквит торты ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.
Социаль хезмәтләрдән файдаланучылар үзенчәлеге һәм оригинальлеге белән аерылып торган тортны ничек бизәргә икәнен өйрәнделәр.
Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре комиссия белән берлектә рейд оештырды. Комиссия вәкилләре социаль хезмәтләрдән файдаланучы гаиләләрдә булдылар. Рейдка чыгу максаты йортларда электр һәм пожар куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрү. Әлеге гаиләләр белән профилактик әңгәмәләр корылды һәм буклетлар таратылды.
Лесхоз интернат-йортында Халыкара хатын-кызлар көне ачык һәм матур итеп үткәрелде. 7 мартта бабайлар үз куллары белән тюльпаннар ясап, әбиләргә бүләк итәләр. 8 мартта Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Бәйрәм концерт программасы белән чыгыш ясады. Хәйриячеләр Зарипов Илмир Рамазан улы һәм Гомәров Рузал Газинур улы бәйрәм хөрмәтенә чәчәкләр бүләк иттеләр.
3 мартта Югары Утар балалар интернат-йортында, "Педагог һәм остаз елы" кысаларында, тәрбияче Тимергалиева Ландыш азык-төлек плёнкасы кулланып традицион булмаган рәсем ясау техникасы буенча мастер-класс үткәрде.
Приютта патриотик тәрбия максатыннан 1 мартта «Аҗаган " хәрби-спорт уены узды. Уенда 2 команда катнашты. Балалар спорт бәйгеләренең һәм эстафеталарның барлык этапларын да бик теләп ярыштылар. Приют ишегалдында кыр кухнясы оештырылды, анда тэмле плау пешерелде. Бу уенда дуслык җиңде! Барлык балалар да грамоталар һәм дипломнар белән бүләкләнде.
1 март көнне, Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында,хезмәт буенча инструктор Әгъләмова Л.И. җитәкчелегендә,социаль хезмәт алучылар борыч,томат орлыклары утырттылар.Бакчада ел саен төрле яшелчәләр үстерелә, аннан соң алардан интернатта яшәүчеләр өчен ризыклар әзерлиләр.
Яшәүчеләр учреждениенең территориясен матурлауда актив катнашалар,шул ук вакытта алар хезмәт күнекмәләрен торгызу, үзләренең иҗади потенциалын күрсәтү мөмкинлеге алалар.