9 нчы апрель көнне “Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты”дәүләт казна учреждениесе коллективы «Милләт яме -йола, бәйрәмнәрдә!» дип исемләнгән фестиваль-конкурста катнашты.
Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган Фестиваль-конкурс Саба муниципаль районы предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре һәм авыл җирлекләре коллективлары арасында үткәрелә. Һәр коллектив традицион-халык йолаларының театральләштерелгән куелышын күрсәтә.
Безнең хезмәткәрләр «Уракка төшү» халык йоласының театраль куелышы белән чыгыш ясадылар. Фестиваль-конкурс Иштуган мәдәният йортында узды.