ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

«Балкыш» -(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә «Георгий тасмасы» акциясе узды. 


3
май, 2023 ел
чәршәмбе

Саба районы «Балкыш» халыкка  комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагоглары, Саба районының «Җиңү волонтерлары» белән берлектә, Җиңү бәйрәме кысаларында, өйдә социаль хезмәтләрдән файдаланучы гражданнар өчен котлау открыткалары ясадылар. Әлеге чараның төп максаты- илебез геройлары белән горурлану, аларга карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү.

3 майда Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә библиотерапия булып узды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Россиядә "Хәтер бакчасы" дип аталган Бөтенроссия акциясе старт алды, аның максаты-Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган һәр кеше истәлегенә агачлар утырту. Безнең приютта тәрбияләнүче балалар әлеге акциядә актив катнаштылар, приют территориясендә агачлар утырттылар .

 

Тэги: ОСЗ Тургай

2
май, 2023 ел
сишәмбе

Бөек Җиңү көне алдыннан Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта Бөек Ватан сугышы ветераннарын котладылар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

  28 апрельдә Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының "Галактика" балалар иҗаты үзәге базасында Татарстан Республикасы укучылары арасында иң гади ракета модельләре буенча республика шәхси-команда ярышлары узды. Анда безнең приют балалары катнашты һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Алга таба да аларга унышлар телибез.

 

Тэги: ОСЗ Тургай

  1 Май-Яз һәм Хезмәт бәйрәме. Безнең авыл җирлегендә бәйрәм традициясе булып-1 Май бәйрәмендә  йомырка җыю тора. Бүген без урта һәм өлкән төркем балалар белән йомырка җыюда катнаштык.Соңыннан балалар табигатькэ ял итэргэ бардылар.Бэйрэм бик кунелле утте.

 

Тэги: ОСЗ Тургай

 

     Еллар үтә, әмма геройларыбызның батырлыгы турында хәтер сүнми. Җиңү көне алдыннан "Тургай" приюты тәрбияләнүчеләре «Җиңү тәрәзәләре»бөтендөнья акциясендэ катнаштылар.

 

Тэги: ОСЗ Тургай

29
апрель, 2023 ел
шимбә

29 нчы апрель көнне халыкара «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесенең «Яшь йөрәкләр» ирекле отряды «Тулган ай» көмеш отряды һәм Валиуллин Д.М җитәкчелегендәге Шәмәрдән «Үсеш» лицее «Юнармия» активистлары белән берлектә агачлар утырттылар.

Тэги: ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты

28
апрель, 2023 ел
җомга

28 нче апрельдә «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә «Татарстанның чиста урманнары " республика табигать саклау акциясе кысаларында урман территориясендә тәртип урнаштыру буенча өмә узды.

Тэги: ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International