29 нчы апрель көнне халыкара «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесенең «Яшь йөрәкләр» ирекле отряды «Тулган ай» көмеш отряды һәм Валиуллин Д.М җитәкчелегендәге Шәмәрдән «Үсеш» лицее «Юнармия» активистлары белән берлектә агачлар утырттылар.
Масштаблы экологик-патриотик акциянең төп максаты-Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган һәр кеше истәлегенә 27 млн агач утырту. Акция символикасы геройлар хөрмәтенә Яшел һәйкәлләр барлыкка килү шулай ук урман фондын саклау һәм торгызу бурычларын хәл итә, һәм акциядә катнашучыларга үз углерод эзләрен киметергә мөмкинлек бирә.