ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2024 ел
сишәмбе

Ә сез беләсезме:

Хатын-кызларда һәр бишенче онкологик диагноз - сөт бизе рагы. Ел саен сөт бизе яман шешенең 2 миллион яңа очрагы ачыклана. Сөт бизләре рагын иртә стадиядә дәваларга мөмкин.

Тэги: хастаханә

29
гыйнвар, 2024 ел
дүшәмбе

Онкология авыруларын даими рәвештә тикшерү һәм диспансерлаштыру ярдәмендә диагностикалау мөмкин.

Онкология авыруларын иртә ачыклау иң нәтиҗәле дәвалауны кулланырга мөмкинлек бирә.

Күпчелек куркыныч факторлар тәртипкә кагыла һәм көйләнергә мөмкин.

Тэги: хастаханә

26
гыйнвар, 2024 ел
җомга

24 гыйнварда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күп балалы гаиләләр белән очрашты. Татарстанның күп балалы 11 гаиләсе дәүләт бүләкләренә, шул исәптән «Герой-Ана» исеменә һәм «Ата-ана даны» орденына да лаек булды.

«Ныклы сәламәтлек һәм иминлек телим. Гаилә учагыгызны саклагыз, анда җылы һәм ямь, тынычлык һәм мәхәббәт, бер-берегезгә хөрмәт саклагыз», - дип теләде Рөстәм Миңнеханов күп балалы гаиләләргә.

Бүләкләнүчеләр арасында Саба районы гаиләсе дә бар. Кәримуллина Алия Рафаэлевнага, 5 бала анасына, «Ана даны – Материнская слава» медале тапшырылды.

Алия Рафаэлевна Килдебәк авылында фельдшер-акушерлык пункты мөдире булып эшли.

 

Тэги: хастаханә

25
гыйнвар, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Кичә Казанда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының «2023 елда Татарстан Республикасында сәламәтлек саклау системасы эшчәнлеге йомгаклары турында. 2024 елга үсеш бурычлары һәм перспективалары» йомгаклау коллегиясе утырышы булды. Чара «Казан Экспо» МВЦ да узды.

Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министры ярдәмчесе Оксана Гусева, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының баш трансплантологы Сергей Готье һәм башкалар катнашты.

"Саба РҮХ" ДАССУдан доклад белән клиник-эксперт мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары, поликлиника мөдире Гайнуллина Илмира Госман кызы чыгыш ясады. Докладта Саба районы сәламәтлек саклау учреждениеләренең 2023 елдагы эше турында хисап мәгълүматлары тәкъдим ителде.

Тэги: хастаханә

24
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

Респиратор инфекцияләр таралу чорында социаль дистанцияне саклау бик мөһим. Ләкин, якыннарыгыз һәм үзегез авырмасагыз, онытмагыз, кочаклау иммунитетны күтәрергә, стресс дәрәҗәсен киметергә, ярдәмне, мәхәббәтне һәм куркынычсызлыкны тоярга ярдәм итә.

Тэги: хастаханә

22
гыйнвар, 2024 ел
дүшәмбе

Шимбә, 20 гыйнвар көнне, Олы Арташ мәктәбендә «Бөер синдромы белән геморрагик бизгәк профилактикасы» (ГЛПС) темасына әңгәмә булды.Әңгәмәне Олы Арташ ФАП мөдире фельдшер Гасимуллина Гөлназ Фираис кызы үткәрде.

Тэги: хастаханә

19
гыйнвар, 2024 ел
җомга

17 гыйнварда Мамалай авылындагы «Кояшкай» балалар бакчасында сәламәт яшәү рәвеше темасына кызыклы әңгәмә узды.

Тэги: хастаханә

18
гыйнвар, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Яңа 2024 елга кердек кенә, ә Саба район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә инде 5 бала туды!

Тэги: хастаханә

17
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

Якын көннәрдә Татарстанда атмосфера басымы төшә, көчле җил (23 м/с кадәр көчәя), буран көтелә.

Атмосфера басымы дәрәҗәсенең үзгәрүе, ә бигрәк тә барометрның кискен сикерүе организмның тотрыклы халәте  бозылуына китерә. Атмосфера басымы төшү фонында тирә-юньдәге һавада кислород концентрациясе кими. Бу ишемик патологияләр кичергән яки шушы авыру белән авыручылар өчен бик куркыныч: ИБС, гипер - һәм гипотония, инсульт, миокард инфаркты (хәтта ул күптән булса да).

Тэги: хастаханә

16
гыйнвар, 2024 ел
сишәмбе

15 гыйнварда Шәмәрдән участок хастаханәсе базасында 15 пациент өчен исәпләнелгән яңа районара гериатрия бүлеге эшли башлады.

Бүлек мөдире - "Саба үзәк район хастаханәсе" ДАССУ гериатры Нурмөхәммәдова Ләйлә Гараповна.

Тэги: хастаханә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International