ЯҢАЛЫКЛАР


24
февраль, 2026 ел
сишәмбе

22 февральдә " Тургай «приютында  «Май чабу» бәйрәмен уздырдык! Бәйрәм бик күп кызыклы уеннар һәм сыйлар белән узды. Балалар күңел ачуларда рәхәтләнеп катнаштылар һәм бер-берсе белән шатландылар. Бигрәк тә балаларның үзләре коймак пешереп, кунакларны сыйлаулары күңелле мизгел булды. Атмосфера бик җылы һәм күңелле иде, ә катнашучыларның йөзләреннән елмаюлар китмэде . Бу озакка истә калырлык бик яхшы чара иде!

Тэги: ОСЗ ОСЗ Тургай

19
февраль, 2026 ел
пәнҗешәмбе

    Ватанны саклаучылар көне алдыннан приютта "Ватанны саклаучылар көненә открыткалар"акциясе оештырылды. Балалар күңел җылысы белән,   иҗади яктагн якын килеп открыткалар ясадылар.

    Шулай ук «Компьюшка» түгәрәгендә башлангыч класс  укучылары Ватанны саклаучылар көненә магнитиклар ясадылар. Балалар рәсемнәрне мөстәкыйль сайларга, документка куярга һәм принтер аша бастырырга өйрәнделәр. Бу аларга иҗатларын үстерергә һәм мөһим бәйрәм белән танышырга ярдәм итте.

Тэги: ОСЗ ОСЗ Тургай

18
февраль, 2026 ел
чәршәмбе

     Саба муниципаль районы «Тургай» приютында даими рәвештә тәрбияләнүчеләр белән һөнәри юнәлеш бирү эше алып барыла. Балалар приют базасында гамәлгә ашырыла торган түгәрәкләргә рәхәтләнеп йөриләр. «Мыльные фантазии» сабын кайнату түгәрәгендә тәрбияләнүчеләр рәхәтләнеп иҗат итәләр, уникаль хуш исле шедеврлар тудыралар һәм һәр сабын кисәгендә үзләренең иң якты идеяләрен гәүдәләндерәләр.

      "Чудеса плетения " түгәрәге программасын гамәлгә ашыру кысаларында без тәрбияләнүчеләр белән ротангтан кашпо үрәбез.

        Шулай ук без туку станогында «тукучылык» техникасын өйрәнү проектын гамәлгә ашыра башладык. Балалар рәхәтләнеп яңа эшкә өйрәнә башладылар һәм зур кызыксыну белән яңа иҗатны өйрәнәләр. Тукучылык техникасын өйрәнү — ике җеп системасын үреп, тукыма ясауның мавыктыргыч процессы.

Тэги: ОСЗ ОСЗ Тургай

16
февраль, 2026 ел
дүшәмбе

    «Тэмлетамак» түгәрәгенә йөрүчеләр  камыры әзерләү технологиясе һәм балалар яраткан «Сгущенкалы  чикләвек» әзерләү рецепты  белән таныштылар. Камырны үзләре болгаттылар, шарларны тәгәрәтеп, формада пешерделәр, аннары сгущенка белән тутырдылар. Әлбәттә, әзерләү процессыннан соң балалар кухняны чистарттылар, савыт-сабаны юдылар һәм җыештырдылар. Мондый практик дәресләр балаларның кулинария күнекмәләрен үстереп кенә калмыйча, аларны үз-үзләренә хезмәт күрсәтү һәм өйдә чисталык саклауның мөһим күнекмәләренә дә өйрәтә.

Тэги: ОСЗ ОСЗ Тургай

   Бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең 120 еллыгы уңаеннан приютта тәрбияләнүчеләр аның  шигырьләренә   рәсемнәр ясадылар. Бу сәнгать әсәрләре аның шигъриятенең тирәнлеген һәм матурлыгын чагылдыра, Муса Җәлил иҗаты яшь буынны Ватанны саклауга рухландыра.

    Балалар шулай ук шагыйрьнең үзе язган яраткан шигырьләрен дә дулкынланып укыдылар . Аларның чын күңелдән башкарылуы шигъри сүзнең бөтен тирәнлеген һәм көчен чагылдырды, Муса Җәлил иҗатының мәңгелек кыйммәтен һәм аның яңа буыннарга тәэсирен искә төшерде.

    Ә мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты турында әңгәмә үткәрделәр, "Кызыл ромашка"шигырен сәхнәләштерделәр.

    Мондый укыту алымнары бөек шагыйрьнең истәлеген сакларга гына ярдәм итеп калмый, яшьләрне сәнгать аша аның әдәби мирасы белән дә таныштыра.

Тэги: ОСЗ ОСЗ Тургай

23
декабрь, 2025 ел
сишәмбе

      Тылсымлы бәйрәм - Яңа ел  якынлашкач, безнен приют ишегалды могҗизалар һәм шатлык атмосферасы белән тулган бәйрәм киңлегенә әверелде. Без территорияне якты гирляндалар һәм уникаль декоратив элементлар белән бизәдек. Приют ишегалдының төп бизәге булып әкият геройлары тора.  Алар яраткан әкият һәм мультфильм герпойлары   җанланып әйләнә-тирәдә бәйрәм кәефен дә тудыра.      

     Мондый бизәлеш балаларга якынлашып килүче бәйрәм сихерен тоярга, могңизалар дөньясына чумарга һәм көндәлек мәшәкатьләрне онытырга ярдәм итә.

Тэги: ОСЗ Тургай

9
декабрь, 2025 ел
сишәмбе

       2025 елның 1 декабреннән Россиядә инвалидлар декадасы старт алды. Шуңа бәйле рәвештә, 4 декабрь көнне безнең приютта тәрбияләнүчеләр , тәрбиячеләре Саетова Г.Б.һәм Солтанова Р.Д. җитәкчелегендә "Лесхоз картлар һәм инвалидлар  интернат-йортында" булдылар. Алар мөселман һәм православие тәсбихе  ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Интернат-йортта яшәүчеләр бик канәгать калдылар. Безнең гомуми игътибарыбызга һәм мәхәббәтебезгә мохтаҗ булган кешеләр янында үткән бу көн беркемне дә битараф калдырмады.

Тэги: ОСЗ Тургай

    5 нче декабрьдә, инвалидлар декадасы кысаларында, тәрбиячеләр В.Р.Давлиева һәм Р.Д. Солтанова белән берлектә, бездә тәрбияләнүчеләр Югары Утар балалар интернат-йортында булдылар.  Алар Яңа елга  булмәләр бизәү  буенча мавыктыргыч мастер-класс үткәрделәр. Балалар зур кызыксыну белән бәйрәмчә бизәнү әйберләре булдырдылар. Бу иҗади күнекмәләрне үстерүгә һәм дустанә элемтәләрне ныгытуга ярдәм итте. Чара җылы һәм ягымлы атмосферада узды, катнашучыларга аралашу һәм уртак иҗат шатлыгы бүләк итте. Мондый тәҗрибә Яңа ел алдыннан матур һәм истә калырлык вакыйга булды.

Тэги: ОСЗ Тургай

8
декабрь, 2025 ел
дүшәмбе

    Казанда «Иң мөһим кыйммәтләр»республика конкурсына йомгак ясалды. Ватанны саклаучылар елына багышланган «иң мөһиме турында» II Республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы Казанның Ленин исемендәге мәдәният сараенда узды.. Иҗади бәйгедә 700 гә якын проект катнашты, финалга 243 җиңүче чыкты. Алар арасында бездә тәрбияләнүчеләр дә бар. Җиңүчеләрне һәм аларның җитәкчеләрен җиңүләре белән котлыйбыз. Аларга алга таба да уңышлар телибез!

Тэги: ОСЗ Тургай

5
ноябрь, 2025 ел
чәршәмбе

    Халыклар бердәмлеге көненә бездә "Россия - ул без"дигән темага чара узды. Балалар Россиянең күпмилләтле халкын берләштерүнең мөһимлеге, патриотизм һәм 1612 елгы халык ополчениесе батырлыгына нигезләнгән бәйрәмнең тарихы турында белү өчен презентация карадылар. Илнең күпмилләтле составы, дәүләт символикасы һәм бәйрәмнең әһәмияте турындагы викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Чара барышында балаларда бәйрәм турында беренчел күзаллау, ватанпәрвәрлек һәм үз иленә хөрмәт хисе формалашты.

Тэги: ОСЗ Тургай

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International