ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2023 ел
җомга

Саба районында фельдшер - акушерлык пунктлары (ФАПлар) тирә-юнен бизәү буенча "Чәчәкле Саба" конкурсы булып узды.

Тэги: хастаханә

28нче августтан 3нче сентябрьгә кадәр Россиядә балалар арасында сәламәт яшәү рәвешен үстерү атналыгы уза.

Сәламәт яшәү рәвеше-кеше сәламәтлеген саклауның иң мөһим шарты. Сәламәт яшәү рәвеше физик активлыкны һәм спортны, сәламәт йокыны, баланслы туклануны һәм зарарлы гадәтләрдән баш тартуны үз эченә ала.

Тэги: хастаханә

31
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

«Саба район үзәк хастаханәсенә” гриппка каршы 5000 дозада, консервант белән «СОВИГРИПП» вакцинасы кайтты. Бу вакцина өлкәннәр өчен билгеләнгән.

Тэги: хастаханә

29
август, 2023 ел
сишәмбе

«Саба үзәк район хастаханәсенең” поликлиникасы базасында гериатр Нурмөхәммәдова Ләйлә Гараповна эшли.

Тэги: хастаханә

28
август, 2023 ел
дүшәмбе

25 августта Саба үзәк район хастаханәсендә МКДЦ («Төбәкара клиник-диагностика үзәге " ДАССО) дан  килгән  югары квалификацияле белгечләр, профильле медицина консультациясе үткәрде.

Кан тамырлары хирургы, кардиолог һәм йөрәк һәм кан тамырлары УЗИ белгечләре пациентларга консультация бирделәр һәм әлеге учреждениедә хастаханәгә яту кирәк булган кешеләрне МКДЦга дәвалануга җибәрделәр.

Тэги: хастаханә

Дүшәмбедән (28 август) балаларга (6 айдан 4 сыйныфка кадәр), йөкле хатын-кызларга һәм медицина хезмәткәрләренә грипп буенча вакцинация ясау башлана.

Тэги: хастаханә

25
август, 2023 ел
җомга

24
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Физик активлыкны физик күнегүләр белән бутарга ярамый. Физик күнегүләр-физик форманы саклауга яки яхшыртуга юнәлтелгән физик активлык элементы. Физик активлык үз эченә башка эшчәнлек төрләрен ала: актив һөнәри эшчәнлек, йөрү, өйдә эшләү, актив ял итү һ.б.

Бу мәкаләдә без физик активлык турында иң еш очрый торган мифларны юкка чыгарырбыз.

Тэги: хастаханә

23
август, 2023 ел
чәршәмбе

Кичә, 22 августта, Елыш ФАП мөдире фельдшер Закизянова И.И. укучылар белән "Эчәк инфекцияләрен профилактикалау" темасына әңгәмә үткәрде.

Фельдшер балаларга шәхси гигиена кагыйдәләренең әһәмияте турында җентекләп сөйләде: ашар алдыннан һәм бәдрәфтән соң кулларны ничек дөрес юарга, шулай ук ашар алдыннан яшелчә һәм җиләк-җимешләрне җентекләп юарга, кайнатылган  су гына эчәргә кирәклеге турында аңлатты.

Мәктәп укучылары белән әңгәмә авыл клубы бинасында уздырылды.

Тэги: хастаханә

Бу мәкаләдә без физик активлыкның файдасын искә төшерербез. Күпләргә физик активлык темасы инде күптән өйрәнелгән кебек тоела, әмма без ниндидер әһәмиятле фактны югалта алабыз. Һәм нәкъ менә ул безнең спорт белән шөгыльләнүебезгә  тәэсир итәргә мөмкин.

Мәкаләнең тулы версиясен безнең рәсми ВКонтакте битендә укыгыз: https://vk.com/publicsabacrb.

Тэги: хастаханә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International