Саба район үзәк хастаханәсе

2024 елның 5 мае, якшәмбе

"Наркоманияне һәм токсикоманияне профилактикалау турында" 2009 елның 29 октябрендәге 50-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын, «2014-2025 елларга Татарстан Республикасы халкы арасында наркоманияне профилактикалау» программаларын үтәүгә таянып.Табиб-нарколог Мортазин Илшат Галимҗан улы наркотиклар һәм психотроп матдәләрне законсыз куллануны иртә ачыклау максатыннан Саба районының гомуми белем бирү, һөнәри оешмаларында укучыларны профилактик медицина тикшерүе оештырды.

Район мәгариф учреждениеләренең 64 укучысы каралырга тиеш булган: МБОУ Гимназия 20 кеше, МБОУ Шемордан лицее Рост 20 кеше, ГАПОУ Саба аграр колледжы 23 кеше. Тикшерү нәтиҗәсендә медицина препаратлар булмаган, психотроп матдәләр куллану ачыкланмады.

Илшат Галимҗан улы электрон сигаретлар һәм вейплар тартуның, наркотик матдәләр куллануның зыяны, аларның организмга тәэсире, нәтиҗәләре, шулай ук наркотик матдәләр куллану, саклау һәм таратуга, РФ законнарында каралган җаваплылык турында сөйләде.

Әңгәмә яшүсмерләр өчен аңлаешлы формада, нарколог табибның һөнәри практикасыннан ачык мисаллар белән узды. Бу чара балаларга никотин, алкоголь һәм наркотикларның зыяны һәм зарарлы гадәтләрнең нәтиҗәсе турында күбрәк мәгълүмат алырга мөмкинлек бирде

Илшат Галимҗан улы укучыларга физик, интеллектуаль һәм әхлакый яктан сәламәт кешеләр генә үз илләренә файдалы була ала дип аңлатты. Балалар мондый җитди темага зур игътибар бирделәр, үз сорауларын бирделәр, кызыклы әңгәмә өчен белгечкә рәхмәт белдерделәр.

 

 

Тэги: хастаханә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International