Калкансыман биз-кеше муенында, төгәлрәге, трахеяның алгы өслегендә һәм аның ян-якларында урнашкан иң зур эндокрин биз. Ул гормоннар җитештерә, алар безнең организмның барлык күзәнәкләренә диярлек тәэсир итә һәм аны тулы тормыш белән тәэмин итә. Калкансыман биз артык актив булырга һәм артык күп гормоннар җитештерергә мөмкин, яисә киресенчә, аның эшчәнлеге кимергә мөмкин. Болар барысы да авыруларга китерә.