Ашказаны-эчәк юлы авыруларының таралуы даими үсә. Үсеш алган илләрдә «хроник гастрит» диагнозы һәр өченчегә куела, ә рефлюкс нәтиҗәләреннән (ашказаны эчлеге һәм/яки үт ашказаны юлына ташланудан) төрле мәгълүматлар буенча халыкның 40-60% интегә. Ашказаны-эчәк системасының еш патологияләре арасында шулай ук ашказаны җәрәхәте, үт куыгы һәм үт чыгару юлларының эшчәнлеге бозылуы да бар.
Шимбә көнне, 10 февральдә, Шәмәрдән участок хастаханәсе командасы «Татарстан чаңгы юлы - 2024»республика ярышларында катнашты.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча безнең хезмәткәрләр 3 призлы урын яулады:
«Саба РҮХ» ДАССОның стоматолог - терапевты Маликова Ризида Исрафиловна белән әңгәмә. Ризида Исрафил кызы югары категорияле табиб, медицина стажы 38 елдан артык.
Дөрес һәм регуляр гигиена тешләрнене озак вакыт сәламәт сакларга мөмкинлек бирә.
Теш һәм аңкауны чистартканда ясаган иң еш очрый торган хаталар.
Авыл халкына медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеген арттыру максатыннан, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Татарстан Республикасында «Фельдшер ярдәмчесе»пилот проектын гамәлгә ашыру турында карар кабул итте. Проектны гамәлгә ашыру кысаларында фельдшер-акушерлык пунктларында (ФАПларда) «Фельдшер ярдәмчесе»вазифасы кертелә.
Саба районында 2024 елның 1 февраленнән ФАПларда фельдшер ярдәмчеләре эшли башлады.
3 февральдә Бигәнәй фельдшер-акушерлык пункты мөдире Исмәгыйлева Ильмира Зиннәтулла кызы авыл халкы белән " Сак булыгыз! "Тычкан бизгәге"дигән темага сөйләшү алып барды.
3 февральдә Татарстанда «Ак халатлы фарешталар - Ангелы в белых халатах» фестивале старт алды.
«Саба район үзәк хастаханәсе» ДАССУ фестивале кысаларында, Шәмәрдән участок хастаханәсе базасында «Ачык ишекләр көне» профориентация чарасы узды.
Алып баручылар - халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Гарифуллина Гөлназ Раиф кызы һәм Шәмәрдән участок хастаханәсе баш табибы вазифаларын башкаручы Шәрипова Гөлсинә Азат кызы.
Бөер синдромы белән геморрагик бизгәге (ГЛПС), халыкта «тычкан бизгәге» дип аталган бу вируслар китереп чыгарган кискен инфекцион авырулар төркеме, алар бөтен организмның вак тамырларына зарар китерә, куерту системасының бозылуына китерә, кан әйләнешен һәм бөерләрнең эшен боза. Гомуми интоксикация, бөерләрнең тоташтыргыч тукымасының ялкынсынуы, геморрагик диатез (тукымаларның югары кан агуы) рәвешендә күренә.
Кызганычка каршы, күп кенә яман шешләр симптомсыз бара, вакыт узу белән дәвалап булмый торган формага күчә.
Хәзерге вакытта күп кенә яман шеш авыруларын уңышлы дәвалыйлар, шуңа күрә онкологияне иртә ачыклау авыруны дәвалауда хәлиткеч роль уйный. Онкология авыруларын иртә стадияләрдә ачыклау өчен берничә тикшеренү бар.