Байлар Сабасында чистарту корылмасы һәм басымлы канализация төзү буенча киңәшмә
Россия Федерациясенең «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын раслау һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.05.2019 № 696 карары белән расланган "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында, агымдагы елда, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы территориясендә, 9 авыл җирлегендә, районның авыл территорияләрендә яшәүче гражданнарына аренда шартнамәсе буенча бирү өчен 23 торак йорт төзелде.
"Байлар Сабасы бистәсендә Тукай урамындагы паркны төзекләндерү (1 чират)" объекты буенча «АКВАРЕЙ СТК ҖЧҖ вәкилләре белән киңәшмә
“Саба үзәк район хастаханәсе” ДАСУ терапия бүлеге бинасына капиталь ремонт быел май башында башланды һәм «Стационар учреждениеләргә капиталь ремонт» программасы буенча алып барыла.
Төзелеш-монтаж эшләре түбәндәгеләрне үз эченә ала: җылылык һәм вентиляция системаларын капиталь ремонтлау, шулай ук су белән тәэмин итү һәм канализация системаларын (шул исәптән тышкы) капиталь ремонтлау, электр үткәргечләрен һәм начар җылыту системаларын алыштыру, эчке бизәү эшләрен (шул исәптән 1,2,3 катта идән өслеген алыштыру), керү өлешләрен ремонтлау, яңа тәрәзәләр монтажлау, яңа фасадны һәм бина тирәсендәге территорияне төзекләндерү һ.б.
Төзелеш-монтаж эшләрен, шулай ук җиһазлар комплектациясен 2023 ел ахырына тулысынча төгәлләү планлаштырыла.
Бүген Сабада 20.11. 2023 көнне чистарту корылмасын һәм басымлы канализация төзү буенча атналык киңәшмә узды.
Бу көннәрдә «Рамазан» оешмасы Килдебәк авыл җирлеге авылларында, үзара салым хисабына, урам юлларын төзекләндерү эшләрен төгәлләде
ТР Саба муниципаль районының Байлар Сабасы бистәсендә" ТАИФ-НК " яңа ягулык салу станциясе территориясендә тротуарның бетон башлыкларын урнаштыру бара. Төзелеш эшләрен ҖЧҖ "ПМК №159" подрядчы оешмасы башкара.
Шәмәрдән авыл җирлегендә территория төзекләндерү эшләре алып барыла. Эшләрне «Шәмәрдән МПП ТКХ»АҖ башкара.
Шәмәрдән авыл җирлегендә авария хәлендәге торакларны сүтү эшләре бара. Эшләрне “Шәмәрдән МПП ТКХ” АҖ алып бара.