ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2026 ел
дүшәмбе

Курсабаш авыл җирлегеннән булган Бәшәров Фәннүр Шәйдула улы , Иләбәр авылында уздырылган Саба районы чаңгы ярышларында 2 нче урынны яулады. Котлыйбыз!

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

11
февраль, 2026 ел
чәршәмбе

       Саба муниципаль районы предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре һәм авыл җирлекләре коллективлары арасында «Туган җиргә кайтты кайтмаганнар «Хәтер китабына» төренеп» иҗат фестивале районыбызда ел дәвамында узды. Гала-концерт алдыннан фойеда Бөек Ватан сугышы һәм махсус хәрби операция темасын чагылдырган күргәзмә эшләде. Концерттан соң фестивальдә җиңү яулаган һәм актив катнашкан хезмәт коллективлары җитәкчеләрен Саба мунициапль район башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләде, бәйгегә иҗади якын килгәннәре, эчтәлекле чыгышлары өчен рәхмәт белдерде. Бу иҗат фестивалендә Курсабаш авыл җирлеге үзэшчәнләре лаеклы  III урынны яулады. Котлыйбыз!!!

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

9
февраль, 2026 ел
дүшәмбе

Түбән Утар авыл клубында, авыл халкы өчен «Ватанны саклаучылар көненә» багышлап, бильярд буенча зона ярышлары бара. Турнир бу спортның чын җанатарларын җыя. Чарада төрле яшь категорияләрендәге барлык теләүчеләр катнаша.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Курсабаш авыл җирлегеннән булган Бәшәров Фәннүр Шәйдула улы , Иләбәр авылында уздырылган Саба районы чаңгы ярышларында 2 нче урынны яулады. Котлыйбыз!

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

6
февраль, 2026 ел
җомга

5 нче февраль көнне Курсабаш авыл җирлеге гражданнары җыены булып узды. Җыен Курсабаш авылы мәдәният йортында үткәрелде. Мәдәният йортына килә алмаган кешеләр җыенда «ZOOM» программасы аша, дистанцион рәвештә катнаша алдылар. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма-предприятия җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Җыелыш башында АҖ «Татмедиа»  һәм АҖ «Саба дулкыннары» әзерләгән видеоматериаллар каралды. Участок инспекторы А.Ф. Зарипов, 2025 нче елда авыл җирлегендә булган хокук бозулар һәм хокук бозуларны кисәтү буенча эшчәнлек белән таныштырды һәм җирлек халкына телефон мошенникларыннан саклану кагыйдәләрен аңлатып үтте. Шулай ук җыенда авыл җирлегендә урнашкан бюджет оешмалары җитәкчеләре 2025 нче башкарган эшчәнлек буенча хисап тотылар һәм 2026 нче елга булган планнары белән уртаклаштылар. Курсабаш  авыл җирлеге башлыгы  А. Р. Гыймадиев халык каршында 2025 нче елда авыл җирлегендә башкарылган эшләр буенча хисап тотты һәм 2026 нче елда эшләнергә тиешле эшләргә тукталып, бурычларны да билгеләп үтте. Җыенны йомгаклап Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов авыл җирлегендә яшәүче халкка мөрәҗәгать итеп, авыл җирлеге һәм гомүмән районда башкарырга тиешле эшләргә тукталды һәм нинди юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәк дигән фикерләре белән уртаклашты.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

3
февраль, 2026 ел
сишәмбе

2026 елның 29 гыйнварында «Бранко Рус» ҖЧҖ коллективының еллык отчет җыелышы булды. «Бранко Рус» ҖЧҖ компаниясе авыл хуҗалыгы продукциясе – кошчылык базарында 15 елдан артык эшли. Бүгенге көндә ул-инкубаторда йомыркадан тәүлеклек күркә балаларын чыгару өлкәсендә уникаль тәҗрибәсе һәм үз технологияләре булган алдынгы, югары технологияле предприятие.

«Бранко Рус» ҖЧҖ компаниясе 2019 елда Татарстан Республикасында күркәләр өчен инкубатор төзи башлады, 2023 елда инкубатор уңышлы эшләтеп җибәрелде һәм Россельхознадзор сертификацияләнде. Безнең хезмәткәрләрнең күбесе предприятиегә нигез салынганнан бирле эшли, кошчылык һәм тәүлеклек күркә балалары үрчетү өлкәсендә кыйммәтле тәҗрибәгә ия.

«Бранко Рус» ҖЧҖ компаниясе җитештерүе сыйфатлы сәнәгать җиһазлары куллану нәтиҗәсендә югары дәрәҗәдә автоматлаштыруга ия. 2025 елда башкарылган заказлар күләме 350 миллионга җитте, бу 2024 ел белән чагыштырганда ике мәртәбә артуны күрсәтә. Коллективта 20 кеше эшли.

Еллык җыелышта район җитәкчелегеннән Башкарма комитет җитәкчесенең инвестицион үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм буенча урынбасары, инвестицион үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм бүлеге җитәкчесе И.И. Котдусов һәм Курсабаш авыл җирлеге башлыгы А.Р. Гыймадиев катнаштылар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

29
гыйнвар, 2026 ел
пәнҗешәмбе

28 гыйнварь көнне Курсабаш мәдәният йортында  "Саба" ҖЧҖ "Курсабаш" бригадасының отчет җыелышы булып узды. Директор Җиһаншин Ирек Сәетша улы һәм баш белгечләр 2025  елдагы эшләргә тирән анализ ясадылар, җитешсезлекләрне билгеләделәр, аларны төзәтү һәм камилләштерү юлларын күрсәттеләр, 2026 елга планнар билгеләделәр. ҖыелыштаТатарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Саба муниципаль районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Шәйхулла улы Хасаншин катнашты.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

27
гыйнвар, 2026 ел
сишәмбе

Түбән Утар авылы волонтерлары һәрвакыт хәрәкәттә. Яңа ел бәйрәмнәрендә волонтерлар СВО сугышчылары өй токмачы әзерләделәр. Сезнең фидакарьлегегез һәм армый – талмый хезмәтегез-безнең уртак җиңүебезгә бәяләп бетергесез өлеш. Катнашкан һәм күрсәткән ярдәмегез өчен зур рәхмәт белдерәбез!

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Курсабаш авыл җирлеге юллары һәм территорияләре «Игенче» ҖЧҖ һәм «Курсабаш»ҖЧҖ тырышлыгы белән вакытында кардан чистартыла. Бу чаралар гражданнар өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән, бигрәк тә кышкы чорда, чиста һәм куркынычсыз тротуарлар һәм юллар аеруча актуаль булган чорда. Авылларны һәм җәмәгать урыннарын төзекләндерү җирлек халкының иминлеген һәм уңайлылыгын тәэмин итүдә өстенлекле юнәлеш булып тора. Җитешсезлекләрне бетерү һәм вакытында чистарту – уңайлы һәм пөхтә авыл киңлеген булдыруга таба мөһим адымнар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

14
гыйнвар, 2026 ел
чәршәмбе

Түбән Утар авыл клубында кинофильм карау үткәрелде. Балалар һәм өлкәннәр бик теләп кинофильм карадылар, аралыштылар, ял иттеләр. 

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International