Түбән Утар авыл клубында «Яраткан әниләр өчен» дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды. Безнең һәрберебез өчен әни - тормышта иң мөһим кеше. Бу тылсымлы сүз күпме җылылык яшерә, иң якын, кадерле, бердәнбер кеше дип атала. Залда бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде. Бер-бер артлы сәхнәдә яшь талантлар һәм үзешчәннәр чыгыш ясады. Концертта катнашучылар җырлар җырладылар, шигырьләр укыдылар, биеделәр, һәм болар барысы да яраткан әниләренә багышланды. Әниләр чыгышларны сокланып карадылар һәм чын күңелдән шатландылар. Мондый көнгә багышланган концерт үзенчәлекле булды һәм күңелләргә рухи ял бирде!
Югары Утар авылында, З. Хәбибуллин урамы 20 адресы буенча, "Мелиорация Сервис" ҖЧҖ подрядчысы тарафыннан, 20/80 программасы буенча, йорт төзелеше бара.
25 нче ноябрь көнне Курсабаш авыл җирлеге әниләре Саба мәдәният йортында «Әниләр көне» бәйрәмендә.
Түбән Утар авылында профилактика чарасы узды.
Курсабаш авылында, Төзүчеләр урамы 18 адресы буенча, "Мелиорация Сервис" ҖЧҖ подрядчысы тарафыннан, 20/80 программасы буенча, йорт төзелеше бара.
Түбән Утар авылы клубында хәрбиләр өчен маскировка челтәрләре үрделәр.
Түбән Утар авылы зиратында чистарту буенча өмә үткәрелде, чүп җыештырылды, корыган агачлар киселде.
4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне бәйрәмен билгеләп үтәбез. Бу бәйрәм шактый яңа, аның тамырлары Россия тарихына барып тоташа. Ләкин аның гади мәгънәсе - "Без бердәм" дигәнне анлата. Бу бәйрәм хөрмәтенә Сулә авыл клубында Пушкин картасы буенча "Без бердәм" концерт программасы узды, анда Курсабаш мәдәният йорты, Түбән Утар авыл клубы, Курсабаш китапханәсе хезмәткәрләре һәм сәнгать үзешчәнлеге артистлары катнашты. Бәйрәм "Бәби чәй" йола бәйрәме күрсәтүдән башланды, аннары концерт номерлары белән дәвам ителде, бәйрәм хөрмәтенә матур шигырьләр яңгырады. Кунаклар концерт программасында катнашучыларның барысын да рәхмәт алкышлары белән каршы алдылар. Төсле һәм истә калырлык номерлар, шулай ук якты һәм бизәкле костюмнар тамашачыларга онытылмаслык тәэсирләр һәм эмоцияләр бүләк итте. Бу көнне һәркем үзен бөек бердәм халыкның бер өлеше итеп хис итте!
Курсабаш авыл җирлеге торак пунктларында үзара салым мәсьәләсе буенча гражданнар җыеннары уза.
Түбән Утар авыл клубында балалар өчен "Исәнме, каникул" дигән чара узды.Чара 4 станцияне үз эченә алган күңел ачу программасы белән үрелеп барды. Бу каникулларның файдалы һәм күңелле башы иде.