Түбән Утар авыл клубында «Яраткан әниләр өчен» дип исемләнгән бәйрәм концерты

2023 елның 27 ноябре, дүшәмбе

Түбән Утар авыл клубында «Яраткан әниләр өчен» дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды. Безнең һәрберебез өчен әни - тормышта иң мөһим кеше. Бу тылсымлы сүз күпме җылылык яшерә, иң якын, кадерле, бердәнбер кеше дип атала. Залда бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде. Бер-бер артлы сәхнәдә яшь талантлар һәм үзешчәннәр чыгыш ясады.  Концертта катнашучылар җырлар җырладылар, шигырьләр укыдылар, биеделәр, һәм болар барысы да яраткан әниләренә  багышланды. Әниләр чыгышларны сокланып карадылар һәм чын күңелдән шатландылар. Мондый көнгә багышланган концерт үзенчәлекле булды һәм күңелләргә рухи ял бирде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International