Куңел ачу программасы.

2023 елның 15 декабре, җомга

5 декабрьдә Сулэ авыл клубы,Курсабаш мэдэният йорты, Курсабаш китапханәсе хезмәткәрләре куңел ачу программасын үткәрделәр.Чарада Курсабаш интернат мәктәбендә белем алучы мөмкинлекләре чикле балалар катнашты.

Күңелле бәйрәмгә балалар янына Клоун һәм Леди Баг килде. Алар белән бергә балалар күңелле һәм дуслык атмосферасына чумдылар. Катнашучыларга конкурсларга һәм уеннарга зирәклек, игътибар һәм җитезлек кирәк булды.Бу чара күңелле үтте һәм катнашучыларга яхшы кәеф бүләк итте. Программа ахырында барысы да актив катнашулары өчен татлы призлар алдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International