Балаларны Яңа ел белән котладылар!

2023 елның 15 декабре, җомга

Яңа ел алдыннан һәр бала могҗиза, бәйрәм һәм бүләкләр көтә. Балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре  һәм Эзмә мәктәбенең “Балачак” театр коллективы Курсабаш мәктәп интернат укучыларын, инвалидлар ункөнлеге кысаларында, яңа ел белән котладылар. Балалар өчен бик таныш булган әкият персонажлары укучыларны сихри дөньяга чакырдалар. Бәйрәм кызыклы уеннар, җырлар, биюләр белән үрелеп барды.  Яңа ел сюрпризы булып ерак яклардан көтеп алынган Кыш бабай килде. Кыш бабай һәм әкияттәге персонажлар самими балаларны  сөендереп бүләкләр өләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International